Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Исәнмесез, хөрмәтле редакция...

Яңа елга кереп, гыйнварны тәмамлап киләбез. Узган ел безнең өчен начар булмады. Газет битләрендә яңа сәхифәләр ачтык, яңа укучыларыбыз барлыкка килде, элеккеге элемтәләрне яңарттык. Шуларга тукталып үтик. Узган елның II яртыеллыгында редакция почтасына 542 хат килгән. Иң актив хәбәрчеләрдән Таһир Шәмсуаров, Галия Шакирҗанова, Рафик Шәяхмәтов, Рәхимә Габделганиеваны атап була. Соңгы...

Яңа елга кереп, гыйнварны тәмамлап киләбез. Узган ел безнең өчен начар булмады. Газет битләрендә яңа сәхифәләр ачтык, яңа укучыларыбыз барлыкка килде, элеккеге элемтәләрне яңарттык. Шуларга тукталып үтик.

Узган елның II яртыеллыгында редакция почтасына 542 хат килгән. Иң актив хәбәрчеләрдән Таһир Шәмсуаров, Галия Шакирҗанова, Рафик Шәяхмәтов, Рәхимә Габделганиеваны атап була. Соңгы арада Зәй-Каратайда яшәүче Җәүдәт Хәлимов язмый башлады әле. Аның язмалары төзек, оста язылган булуы белән үзенә җәлеп итә. Языгыз, Җәүдәт абый, сездән хатлар көтәбез. Яңа авторларга да баедык. Әледән-әле редакциягә аларның кызыклы мәкаләләре, тормыштан алынган гыйбрәтле хәлләрне тасвирлаган язмалары, шигырьләре килеп тора.
Газетыбызда мәктәп темасын даими яктыртып баручы кеше Чкалов исемендәге мәктәптән Гөлфия апа Шәйдуллина дисәк, һич тә ялгыш булмас. Рәхмәт яусын аңа, остарганнан-остара гына. Шөгер укытучылары, гомумән дә актив: Резедә Хәйретдинова, ветеран-укытучы Әнфисә Нуриеваның язмалары газет укучыларыбыз тарафыннан яратып кабул ителә. Сугышлы мәктәбеннән Резедә Солтанова, 7 нче мәктәптән Люция Закирова белән тыгыз элемтәдә эшли идек, соңгы арада язмый башладылар әле. Эшләре күптер, аңлыйбыз укытучы хәлен. Шундый актив хәбәрчеләр булгангадыр, шәһәр яисә районда узган бер бәйрәм дә игътибардан читтә калмый. Истә булганда шуны әйтәсе килә, хөрмәтле укучыларыбыз. Газетта күрергә теләгән мәкаләне хат белән почта аша гына түгел, Интернет челтәрен кулланып, zaman5@yandex.ru почтасына да салып җибәрергә була. Күпләр хәзер шулай эшли дә. Бигрәк тә мәктәпләр кулай күрәләр бу алымны. Чкалов исемендәге мәктәп, Иске Шөгер, Зәй-Каратай мәктәбе укучылары белән Интернет аша гына хат алышабыз. Мәктәп дигәннән, Урдалы мәктәбе турында да берничә сүз әйтеп үтәсе килә. Әлеге мәктәп укытучысы Марат Җиһаншин Яңа ел бәйрәме алдыннан электрон почта аша безгә фотолары белән берничә язма җибәргән иде. Бәйрәмгә туры килү сәбәпле, искермәсен дип, кыскача гына бирергә туры килде. Автор безгә үпкәләп калмасын иде. Ул яктырткан спорт темасы - актуаль һәм кирәкле. Шуңа, киләчәктә дә язмалар көтеп калабыз. Озын булмаган мәкаләне, кыска хәбәрне редакция хезмәткәрләре телефон аша да алырга әзер. Шуңа да языгыз, шалтыратыгыз, килегез.
Мәктәп укучыларын искә алмыйча булмас. "Кыңгырау" сәхифәсен нәкъ менә яшь каләм тибрәтүчеләр өчен ачтык. Ул ай саен, бер мәртәбә чыгып, үз эченә берничә төрдәге жанрны ала. Шигырь, мәкалә, кызыклы хикәя,мәзәк, әкиятләр - барысы да бар бу сәхифәдә. Шуңа да районыбыз мәктәбе укучылары - Миләүшә Бадыйкова, Эльвина Шәймәрдәнова, Булат Солтанов, Динә Гыйматдинова, Зөлфәт Хисамов кебек яшь талант ияләрен активрак булырга чакырабыз. Кем белә, бәлки сез киләчәктә безнең алмаштыр? Язарга оста укучыларның язмаларын күз йөртеп, сайлап редакциягә җибәрергә укытучылар да ярдәм итәр дип өметләнеп калабыз.
Мәктәпне тәмамлаган, бүген югары уку йортларында белем алучы яшьләргә дә мөрәҗәгать итәсе килә. Алар өчен махсус сәхифәбез бар. Аена бер тапкыр яшьләр бите чыга. Анда студентлар тормышын яктырткан кызыклы мәкаләләрне күбрәк күрәсе килә.
Ай саен әдәбият-сәнгать сәхифәсендә укучыларыбызның шигырьләре, хикәяләре басыла. "Чишмә" иҗат берләшмәсенә йөрүче күптәнге дусларыбыз шигырьләреннән кала, башка талант ияләренең иҗат җимешләрен көтәбез. Андыйларның шәһәр һәм районыбызда барлыгына һич шикләнмибез. Кыюрак булыгыз, языгыз.
Гомумән, "Заман сулышы" белән Яңа елга кергән укучыларның һәммәсенә дә рәхмәт әйтәсе килә. Хатларыгызны языгыз, безнең белән бергә элемтәдә булыгыз. Сез янәшәдә булганда безгә дә эшләве күңелле. Җае чыкса - кунакка керегез. Шатланып каршы алачакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев