Заман сулышы

Гаиләдә татар теленә караш

Шәһәребез мәктәпләрендә төрле милләт балалары белем ала. Безнең 6 нчы мәктәпне генә алыйк. Монда татар, рус, чуаш, мордва, әрмән милләтеннән булган укучылар бар. Алар барысы да мәктәптә татар теле өйрәнәләр. Соңгы елларда рус телле мәктәптә татар теле укыту өчен программалар камилләштерелде, дәреслекләр, методик ярдәмлекләр чыгарылды. Җәмгыятьтә телгә караш көннән-көн уңай...

Шәһәребез мәктәпләрендә төрле милләт балалары белем ала. Безнең 6 нчы мәктәпне генә алыйк. Монда татар, рус, чуаш, мордва, әрмән милләтеннән булган укучылар бар. Алар барысы да мәктәптә татар теле өйрәнәләр. Соңгы елларда рус телле мәктәптә татар теле укыту өчен программалар камилләштерелде, дәреслекләр, методик ярдәмлекләр чыгарылды. Җәмгыятьтә телгә караш көннән-көн уңай үзгәрешләр кичерә. Дөрес, проблемалар да җитәрлек. Ләкин сүзем гаилә, ата-ананың татар теленә булган мөнәсәбәте турында.

Галимнәр фикеренчә, баланың туган теленә, үз мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә,халкына карашы бары тик гаиләдә формалаша. Кызганыч ки, саф татар гаиләләрендә тәрбияләнүчеләр арасында да туган телен белмәгән балалар очрый. Бу күренешнең сәбәпләре төрле. Шуларның берсе - кайбер ата-аналар баласына татар телен өйрәнүне кирәк дип санамауларында. Туган телен кадерләгән халык кына кадерле булыр, диелә халык әйтемнәрендә. Ә бит татар теле дәресләрендә бала тел фәненә караган төшенчәләрне генә өйрәнми, татар мәдәнияте , сәнгате, халык традицияләре , гореф-гадәтләр белән таныша. Әдәби әсәрләрдән өзекләр уку, татар язучыларының этнокультур компонент кергән кечкенә хикәяләрен тыңлау - өйрәнелә торган фәнгә кызыксыну уята, уңай мөнәсәбәт булдыра.
Күзәтүләрдән чыгып шуны әйтә алам : ата-аналар арасында укытучыга теләктәшлек итүчеләр дә еш очрый. Әгәр кайберәүләр татар телен өйрәнүне кирәкмәс шөгыль дип уйласалар, күбесе татар телен - икенче дәүләт теле буларак өйрәнүне хуплый. Алар баласының укуы белән һәрдаим кызыксынып тора, киңәш сорый, дәрес өчен әсбаплар, рәсемнәр, презентацияләр төзергә булыша. Аннан соң, балаларының уңышларын күреп сөенәләр. Шундыйлар рәтенә әлеге гаиләләрне санап үтәр идем: II "В" сыйныфтан - Кондратьевлар, Корниловлар; III "Б" сыйныфтан - Девониннар, Ильдуковлар, Фәтхетдиновлар, Дмитриевлар, Лысенколар, Киселевалар гаиләсе. III "А" сыйныфтан - Пудяневлар, Костылевлар, Колесниковлар, Воробьевлар, Лариннар, Куруновлар; IV "А" сыйныфыннан - Архиповлар, Костылевлар, Лазаревлар, Мамадалиевлар, Асылгәрәевләр гаиләсе.
Без, башлангыч сыйныфларда эшләүче татар теле укытучылары, әти-әниләргә кайбер киңәшләребезне җиткерер идек. Беренчедән, балагызның татар телен өйрәнүен хуплагыз.
Икенчедән, гаиләдә рус теле һәм татар теле өйрәнүгә тигез караш хөкем сөрсен иде. Чөнки тел белү - белемнең ачкычы, акылның баскычы, диелә.
Өченчедән, өй китапханәләре телара сүзлекләр, балалар өчен татар телендә чыгарыла торган газет-журналлар, китаплар белән тулыландырылса, телгә караш тагын да уңай якка үзгәрер, балаларда үз туган телен һәм чит телләрне өйрәнүгә теләк туар иде.
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: