Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ПРЕДПРИЯТИЕЛӘРДӘ

Беренчелек дәвам итә

Лениногорскгаз" идарәсендә волейбол буенча идарә беренчелеге башланды. Узган атнада хезмәткәрләр спорт залына уенның ачылу тантанасына җыелды. Спортчыларны сәламләргә аның начальнигы Әнәс Вәлиев килде. - "Газпром трансгаз Казан" җәмгыятендә кышкы спартакиада күптән башланды. Волейбол буенча идарә беренчелеге уеннарын ачтык. Безнең газчылар Казанда үткән спартакиададан яхшы нәтиҗәләр белән кайтты. Бер алтын, бер...

Лениногорскгаз" идарәсендә волейбол буенча идарә беренчелеге башланды. Узган атнада хезмәткәрләр спорт залына уенның ачылу тантанасына җыелды. Спортчыларны сәламләргә аның начальнигы Әнәс Вәлиев килде.


- "Газпром трансгаз Казан" җәмгыятендә кышкы спартакиада күптән башланды. Волейбол буенча идарә беренчелеге уеннарын ачтык. Безнең газчылар Казанда үткән спартакиададан яхшы нәтиҗәләр белән кайтты. Бер алтын, бер көмеш медаль бар. Аларны җиңүләре белән котлап, үзебезнең спортчыларга уңышлар телим, - диде ул.
Күптәнге гадәт буенча флагны узган елгы спартакиаданың җиңүчеләре- идарә итү аппараты командасы капитаны күтәрде. Шуннан соң командалар өчен уен башланды.
Ул көнне уеннарда идарәнең җиде командасы катнашты. Барлык көндәшләрен җиңеп, идарә итү аппараты белән җир асты газүткәргечләр хезмәте командалары беренче урыннарга чыкты. Уеннар дәвам итә. Соңыннан командалар үзара уйнап, идарә беренчелегенә багышланган уеннарның абсолют җиңүчеләре билгеләнәчәк.
- Беренчелек тәмамлангач, Сергей Шәрәпов кубогына уеннар узачак. Анда Аксубай, Чирмешән, Лениногорск районнары газчылары катнашырга әзерләнә, - диде Әнәс Кавыевич.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Спорт