Заман сулышы

Әхлаксызлык канунга әверелмәсен

"Кояш" тукталышында ике ханым сөйләшә: - Тагын яңа формада отчетлар язарга куштылар. Көне-төне мәктәптә булып та, һич өлгерә алмыйм, өйгә алып кайтам. Кайвакыт тәнәфестә укучыларның сорауларына җавап бирә алмыйм, күңелдә һаман шул отчет! Ул кәгазьләр кемгә дә булса кирәк буламы икән? - ди берсе. Икенчесе: - Сорагач, кирәктер инде. Түрәләр...

"Кояш" тукталышында ике ханым сөйләшә:
- Тагын яңа формада отчетлар язарга куштылар. Көне-төне мәктәптә булып та, һич өлгерә алмыйм, өйгә алып кайтам. Кайвакыт тәнәфестә укучыларның сорауларына җавап бирә алмыйм, күңелдә һаман шул отчет! Ул кәгазьләр кемгә дә булса кирәк буламы икән? - ди берсе.
Икенчесе:
- Сорагач, кирәктер инде. Түрәләр үзләре дә туялардыр инде ул бетмәс-төкәнмәс язу-сызудан, - ди. Мин: «Мәктәптә дә шул кәгазь, балалар бакчаларында да шул ук хәл!», дип эчтән уфтандым.
Мәктәп тирәсендә, балалар бакчаларында ел саен диярлек үзгәртеп корулар бик күпләрнең ачуын китерә. Ул нанотехнологияләрне өйрәнү югары сыйныфларда гына кирәктер, балалар бакчасында, башлангыч сыйныфта әхлак тәрбиясе бирү мөһимрәк түгелме? Хәзер балалар компьютерны бик яхшы үзләштерә, ә олыларны олылый, кечеләрне тәрбияли белмиләр бит! Элек без олыларның күзләренә дә карарга курка идек. Юк, кыйнау-сугудан курку түгел, Аллам сакласын, әби-бабайлар безгә кул күтәрмичә, кимсетмичә, үз яшәешләрен үрнәк итеп тәрбияләделәр.
Хәзер әбиләр оныклары артыннан балалар бакчасына килгәч, 3-4 яшьлек сабыйларның кулында нәрсә булса - шуның белән ыргыту, аякларына тибү, ямьсез тавыш чыгарып акыру, әйткән сүзләрен колакларына да элмәү дисеңме - барысын да күреп була. "Нишләп, бу буын балалары шулкадәр рәхим-шәфкатьсез үсә соң?" - дигән сорауга җавап бер генә: "Үзебезнең кемлегебезне оныттык: һәр тәмлене, һәр матур киемне аларга - балаларга бирүдән башлана һәр тискәре күренеш (бу минем фикер). Кибеттә нәрсә сорасалар да, берсүзсез алу кирәкме? Автобуска кергәч, үзе утырмыйча, баласын утырту кирәкме? Иртән иртүк кулына зур шоколад тоттырып: "Улым, беркемгә дә бирмә, үзең генә аша", - дип әйтүләр күркәм гадәтме? Мин андый апа-әбиләр белән сөйләшәм, аңлатам. Таякның башы икәү бит, аның бер ягы кайчан да булса үзләренә китереп сугу ихтималы бик зур. Хәзер үк ата-ана сүзен чүпкә дә санамау яхшылык белән бетми. Балигь булгач аерым ашаулар, матур киенеп йөрүләр, әби-бабайлар басып торганда утырып, аларны күрмәмешкә салынып баруларның башы нәкъ шул 3-4 яшьтә башлана да инде. Әхлаксызлык канунга гына әверелмәсен иде!
Укытучылар дигәннән... Үзбәкстандагы кебек кадер-хөрмәткә ия булуларын белмим. Аларга Аллага табынгандай карыйлар дисәм, ялгышмам. Андагы шәһәр-кышлакларда бу һөнәр ияләре абруйлы гына түгел, аларның һәр сүзенә ышанып, тормышка ашырып яшәргә омтылучы халык яши. Төптән уйлаганда, монда безнең - татар егет-кызларының роле дә зурдыр, чөнки 30-40 нчы елларда нәкъ татарлар аларга аң-белем биргән. Үзбәкстанның данын Җир йөзенә таныткан күпме буын үсеп чыккан ул елларда, ә укытучыларны олылап "мөаллим" дип йөриләр.
СССР чәчәк аткан елларда студентларны кышлакларга мамык җыярга җибәрәләр иде. Безнең медицина институтында укучыларны "Дальверзин" дип исемләнгән кышлакка җибәрделәр. Урал (аларда да бу исем бар) исемле парторг йортына 6 кызны урнаштырдылар. Баксаң, аның әнисе татар икән, җитмәсә, Шөгер районыннан. Әй, шатланды әби минем шушы төбәктән икәнлегемне белгәч. Беренче укытучылардан ул. Татар теленә үзбәк сүзләрен кыстырып сөйләшә, билгеле. Хәзер уйлап куям, ник кайсы авылдан киткәнен сорамадым икән дип, ә бәлки, колак салмаганмындыр, яшь чакта күп нәрсәгә игътибар итмибез бит. Менә ул әбине үзбәкләр кулларында күтәреп йөриләр дип әйтеп була! Олысы-кечесе аның белән киңәшергә килә, һәм әлбәттә, күчтәнәчен күтәреп. Монда улының мәртәбәле, зур урындагы кеше булуы түгел, әбинең кышлакта тоткан дәрәҗәсе зур роль уйный иде. "Зульфия хала (апа дип бу җирлектә әниләренә әйтәләр икән, диалект үзенчәлек, күрәмсең) дип тә, "Зульфия апа" дип тә эндәшүчеләр булды. Апа дип әйтүчеләр аны үз аналары белән беррәттән куйганнардыр кебек. Йортларындагы чисталык-пөхтәлек тә шул ук Зөлфия ханымнан килгән инде. Безнең татар кызлары шул матурлыкка омтылулары белән күп милләт егетләрен үзләренә караталар түгелме? Хәзер уйлап куям, Урал исемен ул туган ягын сагынудан биргәндер, чөнки безнең төбәк таулары шул Урал таулары дәвамы түгелме?
Олыларны үзбәкләр кебек хөрмәтләүне әйтеп торасы да юк. Ерактан ук сәламләү, баш ию, ата-анадан башка ашарга утырмау - аларның канына сеңгән. Аш-су бүлгәндә иң тәмле ризык аларга, калганын өлешләп башка гаилә әгъзаларына бирәләр. Картлар йортына әти-әни бирү коточкыч нәрсәдер алар өчен. Алар - өйнең түрендә, ә менә минем күршемдәге хатын әнисен (үзләре аның фатирында һаман яшиләр!) Картлар йортына бирде. Ничек юллама биргәннәрдер, һич аңламыйм, бөтен йортыбыз белән хәйран калган идек. Дуся апа ике ел элек шунда үлде инде. Бу, бәлки, безнең заман өчен табигый күренешкә әверелгәндер инде. Тик кайбер өлкәннәрнең кадерсезлегеннән йөрәк әрни.
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: