Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Штрафны вакытында түләсәң яхшы

РФ Административ хокук бозулар кодексына узган елның августында үзгәрешләр керде. Ул административ штрафны вакытында түләмәгән өчен яңа санкцияләр турында иде. Бүгенге көндә әлеге маддә буенча административ штрафны законда каралган вакытта түләмәгән очракта, икеләтә артык суммада штраф көтелә (1 меңнән дә ким түгел) яки 15 тәүлеккә кадәр кулга алынырга да мөмкин....

РФ Административ хокук бозулар кодексына узган елның августында үзгәрешләр керде. Ул административ штрафны вакытында түләмәгән өчен яңа санкцияләр турында иде.

Бүгенге көндә әлеге маддә буенча административ штрафны законда каралган вакытта түләмәгән очракта, икеләтә артык суммада штраф көтелә (1 меңнән дә ким түгел) яки 15 тәүлеккә кадәр кулга алынырга да мөмкин. 100 сумлык штраф булган очракта, мең сум итеп түләттереп, алдагы 100 сумны да түләргә калачак. Моннан тыш, РФ Административ хокук бозулар кодексының 20.25 маддәсе буенча беркетмәне суд приставы төзи ала.
Шунысын да исегезгә төшереп китү урынлы булыр: карар чыгарылганның 41 нче көнендә машина йөртүчеләр өчен җаваплылык башлана (беренче 30 көне - ирекле түләү вакыты, 10 көне - риза булмыйча дәгъва бирү чоры).
Узган елда республиканың суд органнарында сигез меңнән артык административ җаваплылыкка тарту эше каралган.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсе суд приставлары хезмәте белән тыгыз эшчәнлек алып бара. Бердәм база мәгълүматлары түләмәүчеләрне җаваплылыкка тартуны вакытында оештырырга ярдәм итә. Шулай ук бергәләшеп рейдлар да үткәрелә.
Бүгенге көндә штраф түләү турында мәгълүматлар электрон автомат рәвештә ЮХИДИ гә китә. Ул төрле банклар аша башкарыла.
ТР Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсенең рәсми Интернет-порталында (gibdd.tatarstan.ru) түләмәгән штрафлар турында мәгълүматлар алырга була. Кайбер кешеләр өчен тагын да уңайлысы бар: uslugi.tatarstan.ru сайтында дәүләт пошлиналарын һәм штрафларны банк кредит карталары белән түли алалар. Шулай ук районнарда ЮХИДИ бүлекчәләрендә терминаллар куелган. Алар аша да "бурыч"ыгыздан котыла аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев