Заман сулышы

31 гыйнвар 2012 яңалыклары

  • 31 гыйнвар 2012 - 10:28
    15 – 17 яшьлекләр генә димәссең
    Бөгелмә шәһәрендә грек-рим көрәше буенча республика Беренчелеге үтте. Анда 1995 - 1997 елгы яшүсмерләр катнашты. Көрәшчеләр Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Зәй, Әлмәт, Азнакай, Урыссу, Чистай һәм Лениногорскидан җыелды. 76 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында I урынны Раушан Яфасов (тренеры - А.Сафиуллин) алды, III урынны ике көрәшчебез үзара бүлеште. Болар -...
  • 31 гыйнвар 2012 - 10:27
    Авыл халкына – бүләк
    Шәһәребезнең халык театры артистлары Юлтимер авылында Данил Салиховның "Кызлар капкыны" сатирик комедиясен сәхнәләштерде. Рольләрне талантлы артистлар Э.Мусина, Г.Вәлиуллина, И.Сәхабетдинова, И.Алишев, Р.Сөләйманов, Ф.Тәхауова, М.Яруллин һәм театр җитәкчесе, Татарстанның атказанган артисткасы Мәдинә Сафиуллина башкарды. Барлык чаралар түләүле үткәрелсә дә, Юлтимердә спектакль бушка күрсәтелеп, авыл халкы өчен зур бүләк булды.
  • 31 гыйнвар 2012 - 10:26
    Техника яңара
    Узган елда район авыл хуҗалыклары техник базаларына 300 миллион сумнан артык бәядә төрле авыл хуҗалыгы машиналары алган. Шул исәптән, 36 берәмлек трактор, 16 - бөртекле ашлык җыю комбайны. Чәчү комплекслары белән мал азыгы әзерләү комбайны 3 берәмлеккә тулыландырылган. Шикәр чөгендере һәм бәрәңгене утырту, карау, җыю өчен тулы комплекслы машиналар да...
  • 31 гыйнвар 2012 - 10:25
    Президент рәислегендә
    Казанда Президент Рөстәм Миңнеханов рәислегендә "Татнефть" җәмгыяте директорлар Советының чираттагы утырышы узды. Утырышта җәмгыятьнең 2011 елгы бюджет үтәлешенә нәтиҗәләр ясалган, быелның февраленә бюджет расланган. Моннан тыш, узган ел нәтиҗәләре буенча җәмгыять акционерларының еллык җыелышы һәм башка өлкәләр буенча сораулар каралган.
  • 31 гыйнвар 2012 - 10:20
    Татарстанның эшлекле элитасы
    2011 ел йомгаклары буенча республиканың эшлекле элитасы билгеле булды. "Татнефть" җәмгыяте генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов элитада алдынгылар рәтендә. Иң яхшыларны сайлап алганда экспертлар махсус методикага таянып эш итәләр. Катнашучыларга бәя бирү өчен берничә критерийга бүлеп карыйлар, болар - менеджерлык буенча һөнәри осталык, хезмәттәшләре арасында абруй-дәрәҗә, республика икътисады өчен предприятиенең ни...
  • 31 гыйнвар 2012 - 10:15
    Яулык
    Ямьле җәйләр үтеп, сентябрь якынлашканда, авыл кызы Ләйлә шәһәргә барырга җыенды. - Мәктәпкә уку әсбаплары аласы иде, - диде әнисенә. -Ярар, туган апаң янына да кереп хәлләрен белешерсең, - дип, әнисе күчтәнәчләрен барлый башлады. Вокзалга килеп төшүгә, кызның күзләре чәчтарашханә бинасына төште. Аның тәрәзәләрендәге рәсемдә кыска чәчле чибәр кызлар үзләренә...
  • 31 гыйнвар 2012 - 10:09
    Иммунитетыгыз көчлеме?
    Иң элек иммунитетны бетерә торган сәбәпләрне ачыклап китик. Сәламәт булмаган тормыш рәвеше алып бару, моңа, әлбәттә, тәмәке тарту, исерткеч эчемлекләр куллануны кертәбез, спорт белән шөгыльләнмәү, дөрес тукланмау, йокы туймау, стресслар, әйләнә-тирә мохитнең пычрак булуы, авыр физик эш башкару, организмны какшата торган йогышлы авырулар кичерү - болар барысы да безнең организмыбызга...
  • 31 гыйнвар 2012 - 10:04
    “Зебрадагы ау” дәвам итә
    Россиянең барлык территориясендә җәяүлеләрнең иминлеген саклау һәрдаим борчу тудыра. Шунлыктан юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау чараларын алдан күреп, аны кисәтү буенча актив эш алып бару зарурлыгы килеп туа. Узган 2011 елда республика территориясендә җәяүлеләр катнашында 1 мең 928 юл-транспорт һәлакәте булып, анда 231 кеше үлгән, 1мең 783 кеше төрле тән җәрәхәте алган....
  • 31 гыйнвар 2012 - 10:03
    Куакбаш «йолдызлары»
    Шөгер төбәгендә Куакбаш авылының саллы, мәртәбәле үз урыны бар. Мин белгәннән бирле әдәбиятле-мәдәниятле сала. Шушы якның җырчы сандугачы - Әгъләс Шәйхетдинов кына ни тора! Өстәвенә, үзенчәлекле, сәләтле каләм иясе дә ул Әгъләс абый. Әлмәттә гомер итүче Минзифа Хөснетдинова, Халидә Бегҗанова, Рәдиф Шәйхетдинов та - шигъри корабта мәңгелек сәфәрдә. Гыйнвар аенда...
  • 31 гыйнвар 2012 - 09:59
    Онлайн режимда
    Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгында онлайн режимда узган киңәшмәдә төп сүз - торак-коммуналь хезмәтләргә багышланган иде. Ул министр урынбасары А.Фролов рәислегендә үтте. Киңәшмә җитәкчесе әйтеп узганча, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр республика җитәкчелеге контролендә тора. Халыктан килгән барлык дәгъваларны эш урыннарында хәл итү мөһимлеген ассызыклады ул. Сорауларның күпчелек өлеше гомуми...
  • 31 гыйнвар 2012 - 09:55
    Беренчелек җиңүчеләре
    Шәһәребездә трамплиннан чаңгыда сикерү буенча Урал һәм Идел буе Федераль округы беренчелеге үтте. Анда Уфа, Түбән Новгород, Түбән Тагил, Киров, Пермь һәм Пермь крае (Березники, Лысьва, Краснокамск шәһәрләре, Хохловка һәм Ильинский поселоклары), Лениногорскиның 100дән артык спортчысы катнашты. Ярышның беренче көнендә 1994-1995 һәм 1996-1997 елгы үсмерләр өчен HS-75 трамплинында рәсми күнекмәләр...
  • 31 гыйнвар 2012 - 09:51
    Кыз урлаучылар тотылган
    "Әлмәт - Лениногорск юлында билгесез кешеләр, корал белән янап, машинамны сөйгән кызым белән бергә урлап киттеләр", дип хәбәр итә Лениногорск эчке эшләр бүлегенең дежур частена 1976 елгы бер ир-ат кеше. Ә хәл болайрак булган: төнге 12ләр тирәсендә сөйгәне белән Әлмәттән кайтып барганда, Лениногорскидан 7 километр ераклыкта юл буенда машина туктап...
  • 31 гыйнвар 2012 - 09:46
    Уйныйлар һәм өйрәнәләр
    Киләчәк буын - балалар турында нефтьчеләр һәрчак кайгырта. Спорт корылмалары төзүме, яисә хоккей корты ачумы - барысы да алар җилкәсендә. Алар балалар бакчасына йөрүче нәниләр турында да онытмый. Күптән түгел 19 нчы балалар бакчасына "Татнефть" җәмгыяте генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов инициативасы белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү буенча стенд кайтартылды. Әлеге...
Реклама