Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Иммунитетыгыз көчлеме?

Иң элек иммунитетны бетерә торган сәбәпләрне ачыклап китик. Сәламәт булмаган тормыш рәвеше алып бару, моңа, әлбәттә, тәмәке тарту, исерткеч эчемлекләр куллануны кертәбез, спорт белән шөгыльләнмәү, дөрес тукланмау, йокы туймау, стресслар, әйләнә-тирә мохитнең пычрак булуы, авыр физик эш башкару, организмны какшата торган йогышлы авырулар кичерү - болар барысы да безнең организмыбызга...

Иң элек иммунитетны бетерә торган сәбәпләрне ачыклап китик. Сәламәт булмаган тормыш рәвеше алып бару, моңа, әлбәттә, тәмәке тарту, исерткеч эчемлекләр куллануны кертәбез, спорт белән шөгыльләнмәү, дөрес тукланмау, йокы туймау, стресслар, әйләнә-тирә мохитнең пычрак булуы, авыр физик эш башкару, организмны какшата торган йогышлы авырулар кичерү - болар барысы да безнең организмыбызга тәэсир итми калмый. Нәтиҗәдә иммунитетыбыз какшый.

Хәзерге вакытта организмның аның белән дусмы-түгелме, ягъни иммунитетыбыз ныкмы-юкмы икәнлеген ачыклау өчен үзебезнең халәтебезне күздән кичереп чыгу да җитә.
Иммунитет какшау нәтиҗәсендә:
- еш кына салкын тия (елына 4-6 тапкыр), иренгә герпес чыга;
- хроник авырулар кабатланып тора;
- хәлсезлек, арыганлык, сүлпәнлек сизелә (атна башында ук ял көннәрен көтә башлау, бер ай ял иткәннән соң, отпуск булмаган да кебек тоелу);
- буыннар авырта;
- аллергия авырулары һ.б.
Әгәр дә сездә боларның күбесе күзәтелеп, иммунитетыгызга «зәгыйфьләнгән» дигән диагноз куясыз икән, аны кичекмәстән ныгытырга кирәк. Моның төрле юллары бар. Традицион чаралардан:
- интерферон төркемнәре препаратларын (аның синтетик һәм кеше каныннан ясалганнары бар);
- дару препаратларын;
- витаминнарны (аның да синтетик һәм табигый төрләре бар, әмма синтетик витаминнар начар үзләштерелә - моны хәтта җитештерүчеләр дә яшерми);
- халык чараларын (бал, суган, үләннәр һ.б.) атап китәргә була.
Даруханәләрдә иммунитетны күтәрергә ярдәм итә торган препаратларның 200 төре сатыла. Әмма аларны табиб киңәше белән генә кабул итегез, чөнки иммуномодулятор, дөрес кулланмаган очракта, файда урынына зыян гына китерергә мөмкин. Гриппка һәм гепатитка каршы прививкаларның да файдасы юк түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Иммунитет

2
X