Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Уйныйлар һәм өйрәнәләр

Киләчәк буын - балалар турында нефтьчеләр һәрчак кайгырта. Спорт корылмалары төзүме, яисә хоккей корты ачумы - барысы да алар җилкәсендә. Алар балалар бакчасына йөрүче нәниләр турында да онытмый. Күптән түгел 19 нчы балалар бакчасына "Татнефть" җәмгыяте генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов инициативасы белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү буенча стенд кайтартылды. Әлеге...

Киләчәк буын - балалар турында нефтьчеләр һәрчак кайгырта. Спорт корылмалары төзүме, яисә хоккей корты ачумы - барысы да алар җилкәсендә. Алар балалар бакчасына йөрүче нәниләр турында да онытмый.


Күптән түгел 19 нчы балалар бакчасына "Татнефть" җәмгыяте генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов инициативасы белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү буенча стенд кайтартылды. Әлеге бүләкне "Лениногорскнефть" идарәсе профсоюз комитеты рәисе Миншакир Нуриев тапшырды. Балалар бу стендта уйнап, бер үк вакытта юл йөрү кагыйдәләрен дә үзләштерәчәкләр.
Миншакир Талипович сүзләренчә, мондый бүләк шәһәрдә 7 нче балалар бакчасына тапшырылган булган инде, монысы - икенчесе. Балалар бәләкәй чактан ук юл йөрү кагыйдәләрен белеп, үзләштереп үссеннәр, юлда исән-имин йөрсеннәр", дип теләкләрен җиткерде ул. Мондый бүләккә, әлбәттә, балалар гына түгел, бакча мөдире, тәрбиячеләр дә шат. Мөдир Наталья Әгълиева әйтеп узганча, юл йөрү кагыйдәләре буенча эшләү аларның игътибарыннан читтә калмый, балалар белән бергә һәрвакыт шөгыльләнәләр, әлеге юнәлештә аерым почмак булдырганнар, юл билгеләрен кулдан ясап куйганнар.
Зурлар төркеме тәрбиячесе Рузилә Рәхимҗанова нәниләр белән берлектә, кызлар кулына курчак тоттырып (җәяүле ролендә), малайларга машина белән (йөртүче ролендә) макетта уйнап алу мөмкинлеген булдырды. Алар кагыйдәләрне бозмыйча "йөрделәр". Бу киләчәктә дә шулай була күрсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нефтьчелђр