Заман сулышы

Яулык

Ямьле җәйләр үтеп, сентябрь якынлашканда, авыл кызы Ләйлә шәһәргә барырга җыенды. - Мәктәпкә уку әсбаплары аласы иде, - диде әнисенә. -Ярар, туган апаң янына да кереп хәлләрен белешерсең, - дип, әнисе күчтәнәчләрен барлый башлады. Вокзалга килеп төшүгә, кызның күзләре чәчтарашханә бинасына төште. Аның тәрәзәләрендәге рәсемдә кыска чәчле чибәр кызлар үзләренә...

Ямьле җәйләр үтеп, сентябрь якынлашканда, авыл кызы Ләйлә шәһәргә барырга җыенды.

- Мәктәпкә уку әсбаплары аласы иде, - диде әнисенә.
-Ярар, туган апаң янына да кереп хәлләрен белешерсең, - дип, әнисе күчтәнәчләрен барлый башлады.
Вокзалга килеп төшүгә, кызның күзләре чәчтарашханә бинасына төште. Аның тәрәзәләрендәге рәсемдә кыска чәчле чибәр кызлар үзләренә чакырып, серле итеп елмаялар. Ләйлә шул якка атлады.
Ялтыравык ишекне ачып, кыенсынып кына кергән кызга карап, зәңгәр алъяпкыч япкан апа:
- Ни сиңа, үскәнем? -дип сорады.
- Чәч кистерергә...
Ягымлы апа аны көзге каршына утыртты да, толымнарын сүтеп, җилкәсенә таратты, кадерләп, сыйпап тарап алды. Шулчак Ләйлә кечкенә чагында әнисенең һәр көнне иртән аның чәчен үргәнен искә төшерде...
Чәчтараш апа башын кырын сала төшеп, артка чигенде. Кызның биленә җиткән куе, дулкын-дулкын чәчләреннән самимилек, ихласлык бөркелә иде.
- Юк, кулым күтәрелми, үскәнем, гафу ит, бар, кит моннан...
Шулвакыт ишектән кара күзлек кигән, кыска итәкле яшь ханым килеп керде. Керә-керешкә, канәгатьсез караш ташлаган хезмәттәшенә:
- Әз генә дә соңга калырга ярамый инде, - дип күзлеген салды. Авызындагы сагызын әйләндерә-әйләндерә, зәңгәр алъяпкычын киеп алды.
- Йә, нәрсә, кисәбезме? - дип, Ләйләгә якынлашты. Килеп бәрелгән тәмәке исеннән кыз бала читкә борылды. Өлкән чәчтараш башын чайкап, бармак янап алды. Аның ымын аңлаган яшь кисүче:
- Хәзер, әз генә, тигезлибез генә, -дип, тарак-кайчы белән эшли башлады.
- Соңгы мода буенча ясыйм, сиңа ничек тә килешәчәк, - дип ваемсыз гына, кызның дулкынланып торган чәчен үткен кайчы белән колак турысыннан кисеп тә алды. Ләйлә чытырдатып күзләрен йомды: калганы - мизгел эчендә булды. Күзләрен ачканда аңа көзгедән бөрешкән чебештәй яшүсмер карап тора иде. Алай ук куркыныч булмаса да, Ләйлә калтыранып куйды.
Чәчтараштан чыгуга, кискен җил аның прическасын туздырып ташлады. Күзен, йөзен каплаган чәчләрен кулы белән сыпыргалап, кыз күчтәнәчләрне тапшырырга дип, туган апасы янына юнәлде.
Юл уңаендагы кибеттән мәктәп кирәк-яраклары алды.
Сак кына ишек кагуга эчтән:
- Кем бар, хәзер ачам, - дигән мөлаем тавыш ишетелде. Сеңлесенең кызын күреп апасы:
- Әллә Ләйлә инде? - диде шыпырт кына. - Әйдә, уз. Чәчеңне нишләттең, әтиең, әниең беләме? - дип сораулы караш ташлады.
Ләйлә батыр булырга тырышып:
- Матур бит! - дип куйды.
- Әйе, матур, кырыкмыш булгансың, - диде аласы, авыр сулап.
- Кая, кил әле, шушы яулыкны бәйләп куй, булмаса,- дип, ак җирлеккә сирәк кенә вак зәңгәр чәчәкләр төшкән нәфис яулык сузды. Яулыкка кагылуга, Ләйләнең эченә җылы дулкын йөгергәндәй булды. Шома, йомшак тукыма аңа чәчтараш идәнендә калган толымын исенә төшерде... Ләйләнең күзләре яшьләнде. Бармак очларын иркәләгән затлы яулык, аның ефәктәй чәчләрен хәтерләтте. Ләйләнең уйларын сизгәндәй, апасы:
- Җылы тәнеңдә тузсын, - дип, яулыкны кыйгачлап бәйләп куярга булышты.
- И, замана балалары, нәрсә генә белерсез икән соң сез? Апасы Ләйләгә карап дәвам итте. - Мин авыру каенанамны сигез ел карадым, урыны оҗмахта булсын. Аның йомшак чәчләрен юып, «пәрәмәч»ләп үреп куя идем, бик рәхмәтле иде миңа. «Кызлар чәчен тарап үрсә, битен юса-гөлләр күк була, хатыннар - кызлар күк була», - дияр иде. Вәсилә әни белән сердәшләр идек. Икәү тәрәз төбендә «Мәрьям-ана» гөлен үстердек. Орлыкларын җыеп икәү дисбе тездек. Менә истәлеге - гел янымда, юанычым да, ышанычым да. Апа дулкынланып китеп, онытылып калды.
- Хәзер, сиңа тагын да кыйммәтле бүләк бирим әле, - дип, шкаф ишеген ачты. - Әбиең дисбесе, үзе кебек җыйнак, җиңел генә. Үзебез утыртып үстергән «Мәрьям-ана» гөле орлыкларыннан ясадык, мә әле, - дип, Ләйләнең уң кулына дисбе салды. Кыз, ялтырап торган көрән, шома төймәчекләрне учына кысты. Алар, нәни учка сыймыйча, шаянланып, кырыйга шуыштылар. Ләйлә елмаеп, аларны ике учына салып, назлады.
- Әйе, кызым, дога кылганда да шулай кулларны, бармакларны кушабыз, бергәлекне аңлата ул, -дип балкып куйды. Сеңлесенең кызын иңнәреннән кочып кәнәфигә утыртты.
- Әйдә әле, бераз дога өйрәнеп алыйк, бәлки беләсеңдер дә, - дип, дисбегә үрелде. -Менә монысы «Бисмилла» була, шуннан башлап җибәрәсең, бик җайлы ул, Рәттән генә барасы - утыз өч тапкыр иманыңны әйтәсе, яле: «Лә иллаһы иллә Аллаһы...» - гаҗәп бит, әйеме, аннары «Бисмилла» әйтеп «Сөбеханаллаһе»ны чыгасың. Шуннан соң тәүбәңне әйтәсе: «Әстәгъфируллаһ», - дисең. Яле, кабатла, - дип, күгәрчендәй гөрләде.
Чиста, пөхтә итеп җыелган бүлмәдә, ак яулык бәйләгән олы апа белән кыз бала салмак кына дисбе тарттылар...
- И, акыллым, телең, кулың килешеп тора, - дип шатланып, Ләйләнең аркасыннан сөеп куйды. - Чәчеңне кистергәнсең, чәчең үсәр, балам, тик динеңнән, иманыңнан язма, Ходай тәүфыйгыннан, мәрхәмәтеннән ташламасын, -диде. Аннары:
- Башыңа шикле, дуамал уйлар килсә, эчең пошса, син дисбеңне кулыңа ал, әкрен генә бисмиллаңны әйтеп төймәләрне тарт, иманыңны кабатла. Чын дус, ярдәмче ул: күңелең тынычлап, сабырланырсың, дөрес уйлар килер, җаның чистарыр. Шуны онытмасаң бәхетле булырсың, - диде.
Киң күңелле олы апасы белән хәл-әхвал сорашып тәмләп чәйләп алгач, Ләйлә кайтырга кузгалды. Туган апасы: «Болары өйдәгеләргә булыр», - дип хәстәрләгән күчтәнәчләрен алып кызга бирде. «Рәхмәт әйтеп, сәлам әйтеп тапшырырсың, тик кызым әтиең, әниең сүзен тыңла, аларны борчый күрмә, тагын кил, сагынып көтеп торырмын», - дип, озатып калды.
Ләйлә күңеле тулып саубуллашты. Ул куен кесәсендәге дисбесенә кагылып, күзләре белән генә елмайды.
Җәйнең соңгы көннәренең җылы, шаян җиле, аның дулкынланып торган толымнарын эзләгәндәй, яулык очлары белән уйнап, тибрәтеп алды.
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: