Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Беренчелек җиңүчеләре

Шәһәребездә трамплиннан чаңгыда сикерү буенча Урал һәм Идел буе Федераль округы беренчелеге үтте. Анда Уфа, Түбән Новгород, Түбән Тагил, Киров, Пермь һәм Пермь крае (Березники, Лысьва, Краснокамск шәһәрләре, Хохловка һәм Ильинский поселоклары), Лениногорскиның 100дән артык спортчысы катнашты. Ярышның беренче көнендә 1994-1995 һәм 1996-1997 елгы үсмерләр өчен HS-75 трамплинында рәсми күнекмәләр...

Шәһәребездә трамплиннан чаңгыда сикерү буенча Урал һәм Идел буе Федераль округы беренчелеге үтте. Анда Уфа, Түбән Новгород, Түбән Тагил, Киров, Пермь һәм Пермь крае (Березники, Лысьва, Краснокамск шәһәрләре, Хохловка һәм Ильинский поселоклары), Лениногорскиның 100дән артык спортчысы катнашты.


Ярышның беренче көнендә 1994-1995 һәм 1996-1997 елгы үсмерләр өчен HS-75 трамплинында рәсми күнекмәләр һәм шәхси ярышлар үтте. Зурлар төркемендә Ринат Сәлахов җиңүче исемен яулады. Кечкенәләр төркемендә Ренат Әкбәров җиңде. Якташыбыз Артур Япаев бронза алды.
HS-29 һәм HS-48 трамплиннарында 1998 һәм 1999 елгы кызлар көч сынашты. Сүз уңаеннан, спортның бу төрендә кызлар быел беренче мәртәбә катнаша икән. Нәтиҗәдә, Елена Тетюева IV урын алды. 2000 елгы малайлар арасында Нияз Галиев үз категориясендә иң яхшы нәтиҗә күрсәтеп, җиңүче исемен яулады.
Спортчыларны бүләкләү тантанасында шәһәр мэрының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Друк, Трамплиннан чаңгыда сикерү һәм ике төр ярыш буенча Федерация Президенты Әнәс Вәлиев, Бөтенроссия Федерациясенең балалар спортын үстерү һәм спорт программалары дирекциясе директоры Дмитрий Зубков, "Олимпия резервы" спорт мәктәбе директоры, ярышларның баш судьясы Андрей Федорук катнашты.
Дмитрий Зубков "Олимпия резервы" спорт мәктбе директоры урынбасары Р. Сафина һәм Л. Севастьянованы, өлкән тренер-укытучы Н.Щербакова һәм тренер-укытучы Н.Герасимованы "Трамплиннан чаңгыда сикерү һәм чаңгыда ике төр ярышны пропагандалауда активлык күрсәткән өчен" Мактау грамоталары белән бүләкләде. 50 яшьлеге, шулай ук "Физик культура һәм спорт өлкәсендәге уңышлары өчен" Әнәс Кавыевич А.Федорукка ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының Мактау грамотасын тапшырды.
"Пируэт" бию төркеме, Мәдәният сараеның башка артистлары, нәфис гимнастика спортчылары тантананы үзләренең җыр-биюләре, спорт чыгышлары белән тагын да күңелле итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Трамплин