Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

“Зебрадагы ау” дәвам итә

Россиянең барлык территориясендә җәяүлеләрнең иминлеген саклау һәрдаим борчу тудыра. Шунлыктан юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау чараларын алдан күреп, аны кисәтү буенча актив эш алып бару зарурлыгы килеп туа. Узган 2011 елда республика территориясендә җәяүлеләр катнашында 1 мең 928 юл-транспорт һәлакәте булып, анда 231 кеше үлгән, 1мең 783 кеше төрле тән җәрәхәте алган....

Россиянең барлык территориясендә җәяүлеләрнең иминлеген саклау һәрдаим борчу тудыра. Шунлыктан юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау чараларын алдан күреп, аны кисәтү буенча актив эш алып бару зарурлыгы килеп туа.

Узган 2011 елда республика территориясендә җәяүлеләр катнашында 1 мең 928 юл-транспорт һәлакәте булып, анда 231 кеше үлгән, 1мең 783 кеше төрле тән җәрәхәте алган. Җәяүлеләр үтеп йөри торган "зебра"да фаҗигале 508 очрак теркәлеп, 26 кешенең гомере өзелгән, 506 кеше гомерлек гарип калган, төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәте алган.
2011 елның 24 августында Яр Чаллыда "ВАЗ-2110" автомобилен йөртүче 1988 елгы шофер, 1996 елгы кызны таптата. Кыз олы юлны җәяүлеләр хәрәкәте рөхсәт ителмәгән, тиешле булмаган урыннан чыга һәм, фаҗига урынында кызның гомере өзелә.
2011 елның 1 ноябреннән Россия Федерациясе территориясендә "Зебрадагы ау. Бөтенроссия җәяүлеләр рейды" акциясе старт алды. Ул Россия Эчке эшләр министрлыгы дәүләт автоинспекциясе тарафыннан җәмәгать оешмалары белән берлектә үткәрелә. Акциянең максаты - җәяүлеләр өчен аркылы чыгу урыннарында юл йөрүдә куркыныч тудыручы, зыянлы нәрсәләрне алдан күреп, тиешле саклану чараларын булдыру. Монда төп игътибар гражданнардан, җәмәгать оешмаларыннан килгән хәбәрләр, массакүләм мәгълүмат чараларында яктыртылган мәкаләләр нигезендә күрсәтелгән кимчелекләр буенча тиешле чаралар күреп, имгәнүләрне булдырмый калу.
Акция барышында Татарстан Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсенә гражданнардан 62 хәбәр килеп ирешкән. Тикшерү барышында җәяүлеләр юлны аркылы чыгу урыннарының 54ендә җитешсезлекләр ачыкланган, массакүләм мәгълүмат чараларында бәян ителгән 12 хәбәрнең дөрес булуы расланган.
Нәтиҗәдә, тиешле таләпләргә җавап бирмәгән 319 «зебра» ремонтланган, аларны тиешле дәрәҗәдә тотмау буенча 52 административ эш кузгатылган.
Җәяүлеләр өчен юл аша чыгу урыннарының торышын тикшерүдә гражданнар гына түгел, җәмәгать оешмалары да катнаша ала. Ачыкланган җитешсезлекләр, фотоматериаллар, "Юллар никтер төзек түгел", юл хәрәкәтен хәвефсез оештыруда фикер, тәкъдим һәм дәгъваларны "Зебрадагы ау" акциясенә дип www.rpolice.ru сайтында урнаштырырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Юл кагыйдђлђре

2
X