Заман сулышы

16 февраль 2012 яңалыклары

  • 16 февраль 2012 - 12:24
    Мәзәк
    Штирлиц яшерен сейфта казынган вакытта кабинетка Борман килеп керә: - Сез монда нишлисез? - Ааамм... трамвай көтәм. Борман чыгып китә һәм берничә минуттан аңына килеп киредән кабинетка чаба. Әммә Штирлиц анда булмый инде. - Утырып киткән икән... - Сәлам, син миңа каян шалтыратасың? Нәрсәдер номерың ачыкланмый. - Дивана, домофоннан, ишекне...
  • 16 февраль 2012 - 12:19
    Шигырь тәме
    Бүгенге көндә шигырь укучы юк, диярсез. Бар икән шул... Моңа Ю.Гагарин исемендәге балалар китапханәсендә Ш.Бикчурин исемендәге"Чишмә" иҗат берләшмәсе белән узган очрашуда инандым. Аңа шигырь тәмен белгән балалар, тегәлрәк әйткәндә, 11 нче гимназиянең VI-VII сыйныф укучылары килгән иде. Очрашу берьюлы өч бәйрәмне: балалар китапханәсенең "Классиканы укыр вакыт" дип аталган грант отуы,...
  • 16 февраль 2012 - 12:17
    Теле барның – иле бар
    Һәр халыкның - үз тарихы, үз кыйбласы, үз гореф-гадәтләре һәм үз теле бар. Бик кадерле, газиз һәм әни кебек якын булганга, халкыбыз аңа ана теле, туган тел дип исем кушкан. Ана һәм туган тел! Мәңге аерылгысыз изге төшенчәләр. Кешегә нәселенең, халкының асыл гадәт, сыйфатларын да иң әүвәл тел тәме, тел...
  • 16 февраль 2012 - 12:15
    Һәркем белергә тиеш
    Янгын чыгуны булдырмау өчен шәһәр һәм районда яшәүчеләр игътибарына төп куркынычсызлык кагыйдәләрен тәкъдим итәбез. Аны һәрбер кеше белергә һәм башкарырга тиеш: 1. Газ һәм көнкүреш приборларын кабызган килеш караусыз калдырмаска. Газ приборы ялкынында керләр киптерү тыела. Өйдән чыгып киткәндә, газны, электр приборларын һәм җиһазларын сүндереп китәргә кирәк. 2. Зарарланган электр...
  • 16 февраль 2012 - 12:10
    Мәхәббәт – табигать бүләге
    Кешене күкләргә күтәргән, утлы сөюдә яндырган, салкынында көйдергән хис, әлбәттә, мәхәббәт. Гашыйклар көне уңаеннан Мәдәният сараенда үткән "Купидон теле белән" дип аталган кичәдә җыр-биюләр, матур сүзләр - барысы да мәхәббәткә багышланган иде. Изге Вәли көне Татарстанга яңарак (соңгы елларда) килеп кергән бәйрәмнәрнең берсе булса да, яшьләр арасында шактый популярлашырга өлгерде....
  • 16 февраль 2012 - 12:07
    Иң яхшы хезмәткәрләр
    "Татнефть" Компаниясе белгечләре "Хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгеч - 2012" IV Республика конкурсында иң яхшылары дип табылды. Җиңүче исеме белән I дәрәҗә дипломны "Баулынефть" идарәсенең катлам басымын саклау цехы начальнигы урынбасары Вадим Ланин алды, II урында - ЦДНГ-1 начальнигы урынбасары Илкам Зарипов. Хезмәтне саклау регионара ассоциациясе оештырган республика конкурсының...
  • 16 февраль 2012 - 11:54
    Тәрбиясенә карап – сөте
    Беренче баганада - хуҗалык исемнәре, икенчедә - гыйнварда бер сыердан савып алынган сөт (килограммнарда), өченчедә - хуҗалыкның гыйнвар аендагы гомуми сөт күләме (центнерларда) "Чулпан" 490 882 "Алан" җәмгыяте 486 34 "Ленин" 382 1089 "Лениногорская"агрофирмасы" җәмгыяте 374 5859 Сатурн-Урал" 362 598 "Маркс" 342 1027 "Хәбибуллин Ф.З." крестьян-фермерлык хуҗалыгы 304 532 "Спартак"агрофирмасы"...
  • 16 февраль 2012 - 11:52
    Нинди чара күрергә?
    - Юл-транспорт һәлакәтендә гаепле шоферга нишләргә? - Юл-транспорт һәлакәтендә гаепле шофер авариягә катнашы булган башка кешеләргә мәҗбүри страховкалау документын, шул исәптән, мәҗбүри страховкалау полисы, иминиятләштерү компаниясенең исеме, адресы, телефонын хәбәр итәргә тиеш. Страховкалау компаниясе биргән бланкка юл-транспорт һәлакәте турында белешмә тутырырга кирәк. Һәм авария булганнан соң 15 эш көне эчендә...
  • 16 февраль 2012 - 11:49
    Юл иминлеге сагында
    Хәзерге вакытта Россия территориясендә Эчке эшләр министрлыгы дәүләт автоинспекциясе тарафыннан, җәмәгать оешмалары белән берлектә, "Зебрадагы ау. Бөтенроссия җәяүлеләр рейды" акциясе үткәрелә. Аның максаты - җәяүлеләр өчен аркылы чыгу урыннарында җитешсезлекләрне ачыклау һәм бетерү. Акция кысаларында төп игътибар гражданнардан, җәмәгать оешмаларыннан килгән хәбәрләргә юнәлдереләчәк, массакүләм мәгълүмат чараларында яктыртылган мәкаләләр нигезендә күрсәтелгән...
  • 16 февраль 2012 - 11:49
    Бөтенроссия ярышыннан җиңү белән
    Санкт-Петербургта трамплиннан чаңгыда сикерү һәм ике төр ярыш буенча Бөтенроссия финал ярышлары үтте. Ул әлеге төр төр ярышның 100 еллыгына багышланган иде. Монда хуҗалар белән беррәттән, Түбән Тагил, Междуреченск, Уфа, Түбән Новгород, Мурманск, Ленинград өлкәсе һәм Татарстаннан 100 спортчы катнашты. Ярышлар кызлар һәм малайлар арасында, өч төрле яшь категориясе буенча...
  • 16 февраль 2012 - 11:48
    “Кызлар капкыны”на эләксәң
    Мәдәният сараенда Р.Шиһап исемендәге татар халык театры артистлары шәһәр халкына чираттагы спектакль күрсәтте. Данил Салиховның "Кызлар капкыны" исемле сатирик комедиясендә талантлы артистларыбыз И.Алишева, Р.Сөләйманов, Ф.Тәхауова, Татарстанның атказанган артисткасы Мәдинә Сафиуллина һәм башкалар катнашты. Ике сәгать дәвамында барган комедиянең, халык күңеленә хуш килүе, алкышлар яңгыравыннан күренде.
  • 16 февраль 2012 - 11:47
    Авыл транспорты
    Шәхси хуҗалыкларда атлар бөтенләй калмады дисәң, дөрес булмас. Писмән җирлегендә 72 баш ат исәпләнә, Иске Иштирәк авылында - 25әү, Куакбаш белән Иске Шөгердә - 13 бахбай бар, Зәй-Каратайлылар 12 баш ат тота. Ат - иң ышанычлы транспорт шул ул, бер литр бензин дә сорамый.
  • 16 февраль 2012 - 11:46
    Президент булып карадылар
    Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәнең уку залында "Бүген укучы - иртәгә Президент" дигән эшлекле уен үтте. Анда 10 нчы мәктәпнең VIII "Б" сыйныф укучылары катнашты. Уеннар Россия Президентын сайлау уңаеннан оештырылган иде. Укучылар "Президент сайлаулары" темасы буенча теоретик белемнәрен ныгытты, үзләрен сайлаучы һәм Президент ролендә сынады. Оештыручы - китапханәче Татьяна Левина...
  • 16 февраль 2012 - 11:45
    Мактаулы исем
    Мәгариф өлкәсендәге хезмәтләре һәм күп еллар буе намус белән эшләве өчен Лениногорск шәһәренең «№14 һөнәри лицее» башлангыч һөнәри белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесенең махсус фәннәр укытучысы Сүлтиев Илдус Расих улына «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» дигән мактаулы исем бирелде.
  • 16 февраль 2012 - 11:43
    Чират җитте мәктәпкә
    Моңа кадәр мәктәпләр, гадәттә, ата-аналар һәм шефлык итүче предприятиеләр ярдәме белән ремонтлана иде. Бу эшкә чик куелып, белем бирү учреждениеләре махсус программа нигезендә төзекләндереләчәк. Быелдан республикада мәктәпләрне төзекләндерү программасы старт ала. Өч ел эчендә барлыгы 787 мәктәпне яңарту көтелә, ә быел 154е төзекләндереләчәк. Билгеле булганча, бу исемлеккә 30 ел һәм...
Реклама