Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Һәркем белергә тиеш

Янгын чыгуны булдырмау өчен шәһәр һәм районда яшәүчеләр игътибарына төп куркынычсызлык кагыйдәләрен тәкъдим итәбез. Аны һәрбер кеше белергә һәм башкарырга тиеш: 1. Газ һәм көнкүреш приборларын кабызган килеш караусыз калдырмаска. Газ приборы ялкынында керләр киптерү тыела. Өйдән чыгып киткәндә, газны, электр приборларын һәм җиһазларын сүндереп китәргә кирәк. 2. Зарарланган электр...

Янгын чыгуны булдырмау өчен шәһәр һәм районда яшәүчеләр игътибарына төп куркынычсызлык кагыйдәләрен тәкъдим итәбез. Аны һәрбер кеше белергә һәм башкарырга тиеш:

1. Газ һәм көнкүреш приборларын кабызган килеш караусыз калдырмаска. Газ приборы ялкынында керләр киптерү тыела. Өйдән чыгып киткәндә, газны, электр приборларын һәм җиһазларын сүндереп китәргә кирәк.
2. Зарарланган электр үткәргечләрен кулланмаска, бер розеткага югары көчәнешле берничә электр приборларын тоташтыру рөхсәт ителми. Кулдан ясалган саклык приборлары, вакытлы электр үткәргечләре белән эш итмәскә.
3. Урын-җирдә тәмәке тартырга ярамый, аеруча аек булмаганда.
4. Балаларны берьялгызы өйдә калдырмаска һәм аларга мич, газ кабызу, электр приборларын челтәргә тоташтыру кебек эш кушмаска. Шырпы, уткабызгычны (зижигалка) балалар ала алмаган урында сакларга.
5. Җылыту сезоны башланганчы, мичне, төтен юлын җентекләп тикшерергә кирәк. Аларда ярык, тишек урыннар булмаска тиеш. Ягыла торган мич алдындагы идәндә 70кә 50 сантиметрлы калай булуы зарури.
6. Мич ягу өчен сыек ягулык кулланмаска, утын, киемнәрне мич янында киптермәскә. Янып бетмәгән көлне корылма яки печән чүмәләсе янына ташларга ярамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Янгын