Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Юл иминлеге сагында

Хәзерге вакытта Россия территориясендә Эчке эшләр министрлыгы дәүләт автоинспекциясе тарафыннан, җәмәгать оешмалары белән берлектә, "Зебрадагы ау. Бөтенроссия җәяүлеләр рейды" акциясе үткәрелә. Аның максаты - җәяүлеләр өчен аркылы чыгу урыннарында җитешсезлекләрне ачыклау һәм бетерү. Акция кысаларында төп игътибар гражданнардан, җәмәгать оешмаларыннан килгән хәбәрләргә юнәлдереләчәк, массакүләм мәгълүмат чараларында яктыртылган мәкаләләр нигезендә күрсәтелгән...

Хәзерге вакытта Россия территориясендә Эчке эшләр министрлыгы дәүләт автоинспекциясе тарафыннан, җәмәгать оешмалары белән берлектә, "Зебрадагы ау. Бөтенроссия җәяүлеләр рейды" акциясе үткәрелә.

Аның максаты - җәяүлеләр өчен аркылы чыгу урыннарында җитешсезлекләрне ачыклау һәм бетерү. Акция кысаларында төп игътибар гражданнардан, җәмәгать оешмаларыннан килгән хәбәрләргә юнәлдереләчәк, массакүләм мәгълүмат чараларында яктыртылган мәкаләләр нигезендә күрсәтелгән кимчелекләр тикшереләчәк. Юл хәрәкәте җитешсезлекләрен, фотоматериалларны, сорау, дәгъва һәм тәкъдимнәрне www.rpolice.ru сайтында урнаштырырга була.
Безнең районда "Зебрадагы ау" акциясе барышында җәяүле үтеп йөри торган 126 юл тикшерелеп, 4 беркетмә төзелгән. Җәяүлеләр юлы буенча җитешсезлекләрне бетерергә 5 күрсәтмә бирелгән, барлыгы 34 мең сумлык штраф салынган, тиешле таләпләргә җавап бирмәгән 20 "зебра" ачыкланган. Күзәтү эшчәнлеге нәтиҗәсендә, 11 җәяүле юлы тиешле дәрәҗәгә китерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Юл