Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Нинди чара күрергә?

- Юл-транспорт һәлакәтендә гаепле шоферга нишләргә? - Юл-транспорт һәлакәтендә гаепле шофер авариягә катнашы булган башка кешеләргә мәҗбүри страховкалау документын, шул исәптән, мәҗбүри страховкалау полисы, иминиятләштерү компаниясенең исеме, адресы, телефонын хәбәр итәргә тиеш. Страховкалау компаниясе биргән бланкка юл-транспорт һәлакәте турында белешмә тутырырга кирәк. Һәм авария булганнан соң 15 эш көне эчендә...

- Юл-транспорт һәлакәтендә гаепле шоферга нишләргә?


- Юл-транспорт һәлакәтендә гаепле шофер авариягә катнашы булган башка кешеләргә мәҗбүри страховкалау документын, шул исәптән, мәҗбүри страховкалау полисы, иминиятләштерү компаниясенең исеме, адресы, телефонын хәбәр итәргә тиеш.
Страховкалау компаниясе биргән бланкка юл-транспорт һәлакәте турында белешмә тутырырга кирәк. Һәм авария булганнан соң 15 эш көне эчендә компаниягә тапшырырга. Әгәр дә транспорт шоферы үзе зыян күрүче икән, аңа түбәндәгеләрне эшләргә кирәк була.
1. Мөмкинлек чыгу белән үк, бәладән, хәвеф-хәтәрдән страховкалаган компаниягә зыян китерүче белән берлектә мөрәҗәгать итәргә.
2. Юл-транспорт һәлакәте турындагы бланкны зыян китерүче белән берлектә тутырып, иминият компаниясенә тапшырырга.
3. Страховка акчасына гариза бирергә, аның янына һәлакәт турында полициядән алынган белешмә (Эчке эшләр министрлыгының 25.09.2006 елда кабул ителгән 478 номерлы форма) беркетелергә тиеш.
4. Зыянны каплау акчасын алу өчен зыян күргән милекне тикшерү, ягъни экспертизага җибәрергә кирәк була. Барлык эшләр дә страховка акчасын алу максатыннан эшләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шофер