Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ПРЕДПРИЯТИЕЛӘРДӘ

Иң яхшы хезмәткәрләр

"Татнефть" Компаниясе белгечләре "Хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгеч - 2012" IV Республика конкурсында иң яхшылары дип табылды. Җиңүче исеме белән I дәрәҗә дипломны "Баулынефть" идарәсенең катлам басымын саклау цехы начальнигы урынбасары Вадим Ланин алды, II урында - ЦДНГ-1 начальнигы урынбасары Илкам Зарипов. Хезмәтне саклау регионара ассоциациясе оештырган республика конкурсының...

"Татнефть" Компаниясе белгечләре "Хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгеч - 2012" IV Республика конкурсында иң яхшылары дип табылды.

Җиңүче исеме белән I дәрәҗә дипломны "Баулынефть" идарәсенең катлам басымын саклау цехы начальнигы урынбасары Вадим Ланин алды, II урында - ЦДНГ-1 начальнигы урынбасары Илкам Зарипов.
Хезмәтне саклау регионара ассоциациясе оештырган республика конкурсының нәтиҗәләре быелның 8 февралендә "Казан ярминкәсе" җәмгыятенең күргәзмә үзәге территориясендә ясалды. Конкурсның максаты - хезмәтне саклау буенча уңай тәҗрибәне пропагандалау, аның нәтиҗәлелеген һәм сыйфатын арттыру, хезмәтне саклау белгечләре вазифасының дәрәҗәсен һәм әһәмиятен үстерү.
Мондый төр чаралар әлеге өлкәдә эшләүчеләрнең иҗади активлыгын һәм новаторлыгын үстерергә ярдәм итә, белгечләрнең һөнәри аралашу чикләрен киңәйтә, эшнең инновацион формаларын һәм алымнарын таратырга ярдәм итә.
Быелгы конкурста Татарстан, Башкортостан, Төмән предприятиеләре вәкилләре катнашты.
Файдалы контракт
"Татнефть" Компаниясе белгечләре "Готурдепенебит" идарәсенең 4 нче нефть промыселының көньяк-көнчыгыш участогындагы скважиналарында капиталь ремонт башлады.
Эшләрне "Татнефть" җәмгыяте һәм "Төрекмәннефть" Дәүләт концерны арасындагы контрактны реализацияләү нигезендә, Компаниянең Төрекмәнстандагы филиалы башкара.
Яклар тарафыннан имзаланган контракт гамәлдәге скважиналар фондының нефть бирүчәнлеген арттыруга, киләчәктә дә Готурдепе ятмаларында нефть табу потенциалын файдалануга юнәлтелгән. Контракт үз көчен 7 ел саклый.
"Елховнефть" идарәсе "Татнефть" ягыннан контрактны реализацияләү кураторы булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нефтьчелђр

2
X