Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Мәхәббәт – табигать бүләге

Кешене күкләргә күтәргән, утлы сөюдә яндырган, салкынында көйдергән хис, әлбәттә, мәхәббәт. Гашыйклар көне уңаеннан Мәдәният сараенда үткән "Купидон теле белән" дип аталган кичәдә җыр-биюләр, матур сүзләр - барысы да мәхәббәткә багышланган иде. Изге Вәли көне Татарстанга яңарак (соңгы елларда) килеп кергән бәйрәмнәрнең берсе булса да, яшьләр арасында шактый популярлашырга өлгерде....

Кешене күкләргә күтәргән, утлы сөюдә яндырган, салкынында көйдергән хис, әлбәттә, мәхәббәт. Гашыйклар көне уңаеннан Мәдәният сараенда үткән "Купидон теле белән" дип аталган кичәдә җыр-биюләр, матур сүзләр - барысы да мәхәббәткә багышланган иде.

Изге Вәли көне Татарстанга яңарак (соңгы елларда) килеп кергән бәйрәмнәрнең берсе булса да, яшьләр арасында шактый популярлашырга өлгерде. Моның шулай булуы гадәти дә. Чөнки олы кешене дә сүзен әйтә алмаслык бала кебек иткән, йөрәкләрне җилкендергән әлеге хискә битараф кеше юктыр бу дөньяда. Шагыйрьме ул, язучымы, җырчымы - барысы да мәхәббәткә дан җырлый. Ләкин яратуның аерым көне була микән? Бу көн нигә Изге Вәли көне дип аталган? Сәбәбе нидә?
Иң элек, изге Вәли кем, нинди вакыйгалар белән бәйле һәм кайчан изгеләшкәнен тагын бер кат искә төшерик.
Изге Вәли көне үзенең тамырлары белән Англиягә барып тоташа. Монда император диңгез сәяхәтчеләренә гаилә коруны тыйган. Чөнки өйләнгән сәяхәтчеләрнең дәүләт эшенә игътибары кими, күбрәк гаилә мәшәкатьләре борчый башлый. Әмма йөрәккә "яратма", дип әмер биреп булмый бит! Диңгез сәяхәтчесе бер кызга гашыйк була. Мәхәббәттә янган ике йөрәк кушылырга уйлый. Бу эштә аларга Вәли (Валентин) исемле рухани ярдәмгә килә, парларны яшерен генә кавыштыра. Руханиның бу яшерен эше императорга тиз барып ирешә, һәм аны кулга алып, үлем җәзасына хөкем итәләр. Яшьләр үзләрен кавыштырган руханины хөрмәтләп, кушылган көнне аның исеме белән атап йөртә башлыйлар.
Шундый мәхәббәт тарихына корылган гашыйклар көне бүгенге көндә яшьләрнең көтеп алган бәйрәмнәренең берсе. Бу көнне гашыйк парлар бер-берсенә сөю сүзләре язылган изге Вәли открыткалары (валентинка) һәм бүләкләр бирешә. Мәдәният сараенда узган ярату кичәсендә сөю билгесе булган кызыл роза чәчәкләре тоткан парларны күргәч, моңа тагын беркат ышанасың. Димәк, мәхәббәт алласы Купидонның уклары, чыннан да, гашыйклар йөрәгенә барып җитә икән. Гашыйклар көненә төрлечә карыйлар. Берәүләр - ул безнең бәйрәм түгел, ди, икенчеләре аңа каршы төшә. Ә яшьләр көтеп ала.
Гашыйклар көне уңаеннан үткәрелгән кичәдә җирле талантларыбыз, җыр-моңга сәләтле яшьләр күңелләргә үтеп керерлек төрле телдә мәхәббәт җырлары, дәртле биюләр башкарды. Алып баручы Алия белән Айрат кызыклы конкурс үткәреп, бәйрәмгә килүчеләргә күтәренке кәеф бүләк итте. Күптән түгел игълан ителгән "Иң гашыйк пар" конкурсына нәтиҗә ясады. Конкурста катнашу өчен бары сөйгән ярың белән бәхетле мизгелне чагылдырган фотосурәт кенә кирәк иде. Тамашачы игътибарына бәйгедә катнашырга теләк белдергән барлык пар экранлаштырылды. Җиңүчегә килгәндә, III урынны - Мифтаховлар, II урынны - Портновлар һәм I урынны Малышевлар гаиләсе алды. Абсолют җиңүчегә "R § B" кафесында романтик кичәгә билет, калганнарга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Конкурсны йомгаклап, көчле алкышларга күмелеп гашыйкларның иреннәре иренгә кушылды. Сөйгән ярлар сәхнәдә "7 нче күккә" күтәрелгәндә, тамашачы өстенә роза чәчәге таҗлары сибелде.
Мәдәният сарае артистлары әзерләгән җыр-биюләр һәм Лениногорск нефть техникумының "Смайл" КВН командасы тарафыннан куелган кызык хәлләрне залда утыручы яшьләр дә, өлкәннәр дә җылы кабул итте. Купидонның фәрештәләре талгын музыкага бөтерелеп, бәйрәмгә нокта куйды. Концерттан канәгать калган парлар, гашыйклар көнен өйләрдә, кафеларда дәвам иткәндер, дип уйлыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев