Заман сулышы

13 март 2012 яңалыклары

  • 13 март 2012 - 10:22
    Сөттә утырган
    Авыл агае шәһәргә сырхауханәгә килә. Врачка кереп, авыруын сөйләп бирә. Врачның татарчасы, агайның урысчасы чамалы була. "Бер атна ачы, тозлы ризыклар ашама, сөт ризыкларында гына утыр",- дип аңлата. Бабай кайткач карчыгына сөйли, врач сөттә генә утырырга кушты, ди. Әби сыерын савып керә дә, бабайны - сөткә! Врачка кергәч, бабай атна...
    198
    0
    0
  • 13 март 2012 - 10:21
    “Сабырлар гына бәхеткә ия...”
    Язның беренче мөлаем бәйрәме 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көнендә янәшәбездә яшәүче булган да, горур да, башкалар өчен һәрьяклап үрнәк тә хатын-кызларны күңелемнән барлыйм. Әйе, әйе, чөнки ул - безнең сөекле әниләребез, кызларыбыз, сеңелләребезнең иң яраткан бәйрәме. Олы тарихы булган Сарабиккол авылында күп андый затлар. Аларга карап үрнәк аласың, хезмәтләренә...
    175
    0
    0
  • 13 март 2012 - 10:20
    “Туган якка cолдат сәламе”
    Туган илен сакларга армия сафларына киткән улы өчен өзгәләнеп, сагынып яши ана. Аның хисләрдән ташып торган күңеленә бер җылы сүз җитә.Мин бу мәкаләне күптән түгел Урмышлы мәктәбендә "Туган якка солдат сәламе" кичәсе кунагы булганнан соң язарга будым. Урмышлы мәктәбендә, солдат егетләргә хат язып, алардан килгән җавапны укучылар, авыл халкы алдында...
    248
    0
    0
  • 13 март 2012 - 10:15
    Күңелләрне нурга төргән бәйрәм
    Халыкара туган тел көне уңаеннан В.Чкалов исемендәге Шөгер мәктәбендә зур бәйрәм кичәсе узды. VI "А" сыйныф укучылары V-VII сыйныфлар өчен "Аулак өй" тамашасын күрсәтте. Милли киемнәргә киенгән кыз һәм егетләргә карап, сокланып туймаслык иде. Алар бу тамашаны оста итеп уйнадылар. Мисал өчен, Ләйсән Хаҗиева әби ролен бик матур итеп килештерде....
    172
    0
    0
  • 13 март 2012 - 10:14
    Авыр чакта аңа таяндык
    Күңелемә тынычлык эзләгәндә, кулыма Рәшит абый Якупов иҗат иткән "Сарабиккол - әби авылы" китабын алам һәм уңган-булган авылым халкын күңелем күзлегеннән үткәрәм. Шуларның берсе - көчле рухлы, оештыру сәләтенә ия, кызганыч ки, якын көннәрдә мәрхүм булган Минзифа Исхакова. Аның балачагы авыр елларга туры килә. Яшьлек еллары катлаулы, әмма күңелле чорларны...
    254
    0
    0
  • 13 март 2012 - 10:12
    Полиция көндәлеге
    (3 - 9 март) Әлеге аралыкта шәһәр һәм районда 6 җинаять теркәлгән. Яшь җинаятьчеләр 5 мартта 2 сәгать 30 минутта билгесез затларның Тимәштәге Лесная урамы, 21 йорт подъезды янында берәүне кыйнавы турында гариза теркәлә. "Кайнар эзләр" буенча хокук сакчылары 1984 һәм 1992 елгы Тимәш егетләрен тоткарлый. Аларга карата җинаять эше...
    0
    0
    0
  • 13 март 2012 - 10:10
    Төнлә урамда ни калган?
    Балигъ булмаганнар эше буенча комиссиягә кайберәүләр очраклы гына эләгә, ә икенче берәүләре кая барганын, нәрсә эшләгәнен белә торып, шул адымга бара. Менә, мәсәлән, 1995 елгы бер кыз дус кызы яныннан кайтып барганда, төнге 11нче яртыда полиция кулына эләгә. Әз генә адымнарын кызулатса, яисә дусты яныннан 15 минутка гына иртәрәк чыккан...
    205
    0
    0
  • 13 март 2012 - 10:07
    Чәчәк бәйрәме
    "Лениногорскгаз" идарәсендә коллективның өчтән бер өлеше хатын-кызлардан тора. Араларында 29-38 ел хезмәт стажы булганнары да байтак. Әнә шундый стажлы апаларны, яшь белгечләрне һәм, гомумән, барлык хатын-кызларны Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан идарә начальнигы Әнәс Вәлиев тәбрикләде. Бәйрәм уңаеннан, "Газпром трансгаз Казань" җәмгыяте генераль директоры Р.Кантюковның котлау телеграммасын укып, Әнәс Кавыевич хатын-кызларны...
    209
    0
    0
  • 13 март 2012 - 09:56
    Бер-берсенә бәйләнгән
    Беренче баганада - хуҗалык исемнәре, икенчедә - быелның 12 мартына бер сыердан савып алынган сөт (килограммнарда), өченчедә - узган ел шул көндәге күрсәткеч, дүртенчедә - хуҗалыкның 12 марттагы гомуми сөт күләме (килограммнарда) "Хәбибуллин Ф.З." крестьян-фермерлык хуҗалыгы 13,3 13,2 2331 «Сатурн-Урал» 13,0 10,3 2146 "Чулпан" 12,4 10,5 2230 "Ленин" 12,0 10,7...
    238
    0
    0
  • 13 март 2012 - 09:54
    Бакый Урманче истәлегенә
    Ю.Гагарин исемендәге балалар китапханәсендә сынлы сәнгать остасы Бакый Урманче истәлегенә кичә оештырылды. Әлеге чарада 5 нче мәктәпнең VII "Б" һәм "В", VIII "М" сыйныф укучылары катнашты. Укучыларга скульпторның хезмәте, иҗаты, тормыш юлы турында мәгълүмат бирелде, рәсемнәре күрсәтелде. Соңыннан укучылар әдип турында белгәннәрен викторина ярдәмендә ныгытты.
    174
    0
    0
  • 13 март 2012 - 09:53
    “Тамчы-шоу”да – безнекеләр
    11 нче гимназиянең VII сыйныф укучылары (җитәкчесе - Гөлнара Шәрифуллина) "Яңа гасыр" каналында бара торган "Тамчы-шоу" тапшыруында катнашып кайтты. Яр Чаллы шәһәре гимназиясе укучылары белән очрашып, уен уртак нәтиҗә белән тәмамланган. "Укучылар башка балалар белән аралашып, дуслашып, бик канәгать, күңел белән кайттылар. Соңыннан телевидениедән шалтыратып, укучыларның ныклы әзерлеге, татарча дөрес...
    206
    0
    0
  • 13 март 2012 - 09:52
    Куркырга кирәкми
    Быел грипп буенча хәлләр тыныч булды, алга таба да шулай була күрсен инде. "Роспотребнадзор" идарәсенең Лениногорск бүлеге белгечләре хәбәр иткәнчә, узган атнада гриппның өч очрагы теркәлгән. Кискен респиратор вирус инфекциясе белән авыручылар - 373 очрак. Шуларның 262се - 14 яшькә кадәрге балалар. "Әлегә авыру контроль күрсәткечтән 4 мәртәбә азрак", ди...
    150
    0
    0
  • 13 март 2012 - 09:50
    Хуш киләсең, Нәүрүз!
    17 мартта "Яшьлек" спорткомплексы һәм Боз сарае территориясендә "Хуш киләсең, Нәүрүз!" дип аталган театральләштерелгән бәйрәм тамашасы үткәрелә. Башлана 10.00 сәгатьтә. Программада: - аркан тартышу; - чаңгы ярышлары; - ир-егетләр һәм хатын-кызлар арасында шәхси беренчелеккә кул көрәше (армреслинг); - гер күтәрү (шәхси беренчелеккә); - балалар мәйданчыгы (уеннар һәм эстафета); - тимераяк...
    376
    0
    0
  • 13 март 2012 - 09:48
    Алар безнең өчен үрнәк
    Мәгариф йортында ветераннарның чираттагы утырышы узды. Ул Ватанны саклаучылар көне һәм Халыкара хатын-кызлар бәйрәмен дә үз эченә алып, якын туганнарның матур бер очрашуын хәтерләтте. Мәгариф йорты ишек төбеннән үк өлкәннәрне ветераннар советы рәисе Марс Исхаков җитәкчелегендәге ветераннар төркеме чәчәк бәйләмнәре белән каршы алып, актлар залына озата барды. Үзләренең кадерле һәм...
    196
    0
    0
Реклама