Заман сулышы

Сөттә утырган

Авыл агае шәһәргә сырхауханәгә килә. Врачка кереп, авыруын сөйләп бирә. Врачның татарчасы, агайның урысчасы чамалы була. "Бер атна ачы, тозлы ризыклар ашама, сөт ризыкларында гына утыр",- дип аңлата. Бабай кайткач карчыгына сөйли, врач сөттә генә утырырга кушты, ди. Әби сыерын савып керә дә, бабайны - сөткә! Врачка кергәч, бабай атна...

Авыл агае шәһәргә сырхауханәгә килә. Врачка кереп, авыруын сөйләп бирә. Врачның татарчасы, агайның урысчасы чамалы була. "Бер атна ачы, тозлы ризыклар ашама, сөт ризыкларында гына утыр",- дип аңлата.
Бабай кайткач карчыгына сөйли, врач сөттә генә утырырга кушты, ди.
Әби сыерын савып керә дә, бабайны - сөткә!
Врачка кергәч, бабай атна буе һәр көн яңа сауган сөттә утырганын сөйләп бирә. Врач аптырап:
-Ул сөтне нишләттегез?- ди.
-Әрәм итмәдек инде, ул бит Ходай биргән хәзинә. Карчыгым кайнатып катык ясады, килен аны шәһәргә илтеп сатты,- дип җавап биргән, ди бабай.
Теги: Мђзђк
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: