Заман сулышы

“Сабырлар гына бәхеткә ия...”

Язның беренче мөлаем бәйрәме 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көнендә янәшәбездә яшәүче булган да, горур да, башкалар өчен һәрьяклап үрнәк тә хатын-кызларны күңелемнән барлыйм. Әйе, әйе, чөнки ул - безнең сөекле әниләребез, кызларыбыз, сеңелләребезнең иң яраткан бәйрәме. Олы тарихы булган Сарабиккол авылында күп андый затлар. Аларга карап үрнәк аласың, хезмәтләренә...

Язның беренче мөлаем бәйрәме 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көнендә янәшәбездә яшәүче булган да, горур да, башкалар өчен һәрьяклап үрнәк тә хатын-кызларны күңелемнән барлыйм. Әйе, әйе, чөнки ул - безнең сөекле әниләребез, кызларыбыз, сеңелләребезнең иң яраткан бәйрәме.

Олы тарихы булган Сарабиккол авылында күп андый затлар. Аларга карап үрнәк аласың, хезмәтләренә карап сокланасың. Шундый шәхесләрнең берсе - күп, бик күп буын балаларын үз баласыдай якын күргән, аларга аң-белем биргән, шатлык-кайгыларын уртаклашкан, олы хезмәте өчен "Халык мәгарифе отличнигы" исеменә лаек булган "Почет билгесе" ордены кавалеры, РСФСРның атказанган укытучысы Мәрзия Габдулла кызы Корбанова. Бу исем күпләргә таныш. Ә инде санап үтелгән хезмәтләр - күпме йокысыз төннәр, дәфтәр өемнәре, дәресләр өчен укылган томнар. Үз эшенең чын остасы булу өстенә Мәрзия Габдулла кызы яхшы күңелле әни дә, күркәм холыклы хатын да. Алар инде күп еллар шулай ук мәгариф өлкәсе ветераны, авылның хөрмәтле кешесе Фоат Камил улы Корбанов белән гомер кичерәләр. Кайгы-шатлыкларны бүлешеп бербөтен булып яшиләр.
Бу йортта эшли башлавымның беренче көннәреннән үк үз кешегә әверелдем, ә бу исә гаиләдә аңлашып яшәү, кирәк вакытта бер-береңә юл куюга, олысына, кечесенә хөрмәт тәрбияләнүдән киләдер. Әйе, бүгенге көндә бу уңган затлар ярдәмгә мохтаҗ, шуңа да социаль хезмәткәр буларак, һәр иртәдә шушы йортка ашыгам - кулдан килгән ярдәмемне күрсәтергә омтылам.
Авыр кайгыларга сабыр итеп яшәүче кешеләр алар. Яшь чакта кыз балалары үлеп китә, ә инде олыгая төшкәч кайгы артыннан кайгы сагалый тора - кече уллары бакыйлыкка күчә, олысы ике аяксыз кала. Менә шушындый авыр кайгыны да сабыр кичерә ана йөрәге. Күңеле тулы кайгы-хәсрәт уты булса да, күңел күтәренкелеген югалтмый, тормышка олы ышаныч белән карый, башкаларга акыллы киңәшләрен бирә, кешеләр өчен шатлана белә. Ничек сокланмыйсың шундый кешегә, ничек үрнәк алмыйсың шундый затлардан?!
Бүгенге көндә бу гаилә - авылыбызның үрнәк гаиләләреннән санала, Корбановларны ничә дистә еллар элек укыткан укучылары онытмый, олылый, хөрмәт итә.
Мәрзия апа тумышы белән Баулы шәһәреннән, әмма аны яше-карты авылдашыбыз дип кабул итә, ярата, үз итә. Баулы районында туганга, язмамны олуг әдип Фәнис Яруллин сүзләре белән тәмамлыйсым килә: "Әйе, сабырлар гына бәхеткә ия!" Шуңа да, Мәрзия апа олыгайган көннәрегездә кабат кайгы-хәсрәтләр күрмәсәгез иде, Фоат абыйның терәге булып, авылдашларыбызның рәхмәтен тоеп, озын-озак еллар сау-сәламәт яшәвегезне телим.
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: