Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ПРЕДПРИЯТИЕЛӘРДӘ

Чәчәк бәйрәме

"Лениногорскгаз" идарәсендә коллективның өчтән бер өлеше хатын-кызлардан тора. Араларында 29-38 ел хезмәт стажы булганнары да байтак. Әнә шундый стажлы апаларны, яшь белгечләрне һәм, гомумән, барлык хатын-кызларны Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан идарә начальнигы Әнәс Вәлиев тәбрикләде. Бәйрәм уңаеннан, "Газпром трансгаз Казань" җәмгыяте генераль директоры Р.Кантюковның котлау телеграммасын укып, Әнәс Кавыевич хатын-кызларны...

"Лениногорскгаз" идарәсендә коллективның өчтән бер өлеше хатын-кызлардан тора. Араларында 29-38 ел хезмәт стажы булганнары да байтак. Әнә шундый стажлы апаларны, яшь белгечләрне һәм, гомумән, барлык хатын-кызларны Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан идарә начальнигы Әнәс Вәлиев тәбрикләде.

Бәйрәм уңаеннан, "Газпром трансгаз Казань" җәмгыяте генераль директоры Р.Кантюковның котлау телеграммасын укып, Әнәс Кавыевич хатын-кызларны бүләкләү турындагы боерык белән дә таныштырды. Сайлау комиссиясендә катнашып, активлык күрсәткәннәре өчен берничә кеше муниципаль район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Спортчыларны да бу көнне мактап телгә алдылар. Идарәнең җыелма командасы волейбол буенча шәһәр беренчелегендә җиңү яулаган. Шахмат-шашка, нард уеннарында да хатын-кызлар осталыкларын күрсәтеп, призлы урыннарга лаек булган. Аларга Әнәс Вәлиев истәлекле бүләкләр, Мактау грамоталары һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырды.
Предприятие ветераны Владимир Степановның бәйрәмгә килүе очраклы түгел иде. Хатын-кызларны бәйрәмнәре белән тәбрик итеп, ул музейда оештырылган "Цветы горгаза" күргәзмәсенә чакырды.
Бу юлы бәйрәм концертын ирләр оештырган иде. Аларның музыкаль котлауларына "Пируэт" бию төркеме дә кушылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бђйрђм