Заман сулышы

20 март 2012 яңалыклары

  • 20 март 2012 - 10:29
    Полиция көндәлеге
    (10 - 16 март) Әлеге аралыкта шәһәр һәм районда 10 җинаять теркәлгән. Кыйнаганнармы, сугышканнармы? 12 мартта төн уртасында үзәк район хастаханәсенә 1966 елгы ир-ат мөрәҗәгать итә. Аңа баш мие селкенү, сул як күкрәк читлеге имгәнү, ике урында аскы теш казналыгы сыну кебек диагноз куела. Ир исерек хәлдә була. Әлеге факт...
  • 20 март 2012 - 10:27
    Һәркемнең үз язмышы
    Мәдәният сараенда үткән "Аулак өй" кичәсендә бер олы яшьтәге ханым: "Сез, Галия, "Заман сулышы" газетына гел язасыз, язмаларыгызны укып барам. Гыйбрәткә алырлыклары да байтак. Минем гаилә, әти-әни турында язмассыз микән?" - дип сорады. Олы башын кече итеп үтенгәч, риза булдым. Зөлфирә (үтенече буенча исеме үзгәртелде) гаиләдә икенче бала. Олы абыйсы...
  • 20 март 2012 - 10:25
    Буыннар чылбыры өзелмәсен!
    Бер горурлык хисе яна миндә, Карагызчы әле, безләргә . Гаиләбез матур, ишле безнең, Шулай кирәк, яшим дигәндә. Нинди бәхет бит ул - балаң булу, Оныкларның тәгәрәп үсүе. Бәхет тагын шушы буладыр ул, Шәҗәрәңнең дәвам итүе. Менә шундый тирән мәгънәле шигыре белән Мөкәррәмә апа Хисамова башлап җибәрде Урмышлы Мәдәният йортында үткәрелгән...
  • 20 март 2012 - 10:19
    Катламнар төрле, скважина – бер
    «Татнефть» ААҖ чыганакларны нәтиҗәле эксплуатацияләүгә юнәлдерелгән инновацион эшләнмәләрне киң куллана. Компаниядә скважиналарны берьюлы-аерым файдалана торган меңенче җайланма гамәлгә кертелде. 2005 елдан, катламнарны берьюлы-аерым файдалану (ОРЭ), берьюлы-аерым су кудыру (ОРЗ) җайланмалары кулланыла башлаганнан алып, 2012 елның февраль башынача «Татнефть» ААҖ буенча әлеге ысул белән 3 588 032 тонна нефть чыгарылган. Ә...
  • 20 март 2012 - 10:11
    Пенсионер ничек түләр?
    Февраль ае өчен килгән счет-квитанцияләр халыкны тагын борчуга салды. Чөнки кайберәүләргә җылылык өчен шактый зур сумма килгән иде. Шул уңайдан, мэриядә коммуналь өлкә җитәкчеләре, җәмәгатьчелек оешмалары катнашында киңәшмә булып узды. Юк, тариф артмаган, ул элеккечә булып кала бирә. Мәсәлән, безгә февраль ае өчен җылылыкка гыйнвар белән чагыштырганда, 158 сумга артыграк...
  • 20 март 2012 - 09:52
    «Үлемне кайда саталар, хәбәр ит»
    19 - 29 март аралыгында Лениногорск муниципаль районында "Үлемне кайда саталар, хәбәр ит" Бөтенроссия акциясенең беренче этабы уза. Аның кысаларында, 22 мартта «кайнар линия» эшләячәк. Лениногорск эчке эшләр бүлегенең дежур частена - 2-72-20, Мәгариф йортына - 5-09-97, балалар наркология диспансерына - 5-09-73, Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсенә - 5-60-77,...
  • 20 март 2012 - 09:51
    Гражданнар кабул ителә
    20 марттан 30ына кадәрге чорда Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы тарафыннан, Татарстан Республикасы прокуратурасында эчке эшләр органнары эшчәнлегендә гражданнарның конституцион хокукларын саклауны күзәтү буенча эшнең оештырылуы тикшерелә. Шуңа бәйле рәвештә, әлеге көннәрдә Татарстан Республикасы прокуратурасы бинасында, РФ Генераль прокуроры урынбасары С.П.Зайцев һәм Генераль прокуратура хезмәткәрләре тарафыннан, Татарстанда эчке эшләр органнары хезмәткәрләре...
  • 20 март 2012 - 09:50
    Яшьләр уйнады
    Керкәледә авыл яшьләре арасында волейбол уены узды. Аны Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе белән берлектә, районның авыл яшьләре берләшмәсе оештырган. Волейболда 12 команда катнашты. Нәтиҗәдә - I урынга - Иске Иштирәк, II урынга - Зеленая Роща, III урынга - Керкәле авылы яшьләре чыкты. Җиңүче команда күчмә кубок белән бүләкләнде....
  • 20 март 2012 - 09:47
    Каргалар килде
    Ниһаять, яз кошлары - кара каргалар килде. Казан Федераль университетының зоология факультеты белгечләре, кара каргаларны март урталарында кайтачак, дип хәбәр иткән иде. Чыннан да, ниһаять, яз кошлары кайта башлады. Димәк, язга да ерак калмый. Хәзер сыерчыкларны гына көтәсе кала.
  • 20 март 2012 - 09:46
    Аквапаркка сәяхәт
    Полициянең хатын-кызлар ассоциациясе балалары белән Казан шәһәренең "Ривьера" аквапаркында булып кайтты. Җылы һәм салкын, шаулап һәм тиз агып торучы чиста сулы бассейннар лениногорскилыларны колач җәеп каршылады. Кунаклар бассейнда ял иттеләр, массаж алдылар һәм саунада да булдылар. Алар өчен төшке аш әзерләнгән иде.
  • 20 март 2012 - 09:40
    Вакансияләр күп, эшләүче юк
    Мәдәният сараенда эшсезләр өчен язгы киңәйтелгән ярминкә узды. Анда 23 предприятие катнашып, эш эзләүчеләргә 225 вакансия тәкъдим ителде. Ярминкәгә килүче 183 кешенең күпчелеген яшьләр тәшкил итте. Бүгенге көндә, илдә эшсезләр саны күбәйгәннән - күбәя. Татарстанда якынча 52 мең кеше эшсез өйдә утырырга мәҗбүр. Эш тәкъдим итүчеләр дә елдан-ел арта. Белдерү...
Реклама