Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

«Үлемне кайда саталар, хәбәр ит»

Наркотикларның законсыз әйләнешен кисәтү, җинаятьләрне профилактикалау максатында, Россиядә наркотиклар әйләнешен кисәтү федераль хезмәте "Үлемне кайда саталар, хәбәр ит" Бөтенроссия акциясе үткәрә. Аның беренче этабы - быелның март аенда үтте. Ноябрьнең 10ыннан 18енә кадәр икенче этабы узачак. Наркоконтроль идарәсе наркотик куллану яисә тарату фактларын белүче һәркемне Бөгелмәдәге "Ышаныч телефоны"на шалтыратуларын сорый....

Наркотикларның законсыз әйләнешен кисәтү, җинаятьләрне профилактикалау максатында, Россиядә наркотиклар әйләнешен кисәтү федераль хезмәте "Үлемне кайда саталар, хәбәр ит" Бөтенроссия акциясе үткәрә. Аның беренче этабы - быелның март аенда үтте. Ноябрьнең 10ыннан 18енә кадәр икенче этабы узачак.

Наркоконтроль идарәсе наркотик куллану яисә тарату фактларын белүче һәркемне Бөгелмәдәге "Ышаныч телефоны"на шалтыратуларын сорый. Телефонның номеры: 8(85594) 4-22-50.

"Үлемне кайда саталар, хәбәр ит" акциясе барышында барлык ярдәмгә мохтаҗларга наркомания, наркоэшмәкәрлек өлкәсендә эш итүче белгеч киңәше, мәгълүмати ярдәм алу мөмкинлеге тудырыла. Полиция хезмәткәрләре белән берлектә табиб-наркологлар, психологлар, балалар һәм яшьләр белән эшләүче белгечләр, "Ышаныч телефоны" буенча эшләүчеләр барысы да ярдәм күрсәтергә әзер.

Лениногорск эчке эшләр бүлегенең наркотикларга каршы бүлегенә - 2-71-99, сәламәтлек саклау учреждениесенә - 5-09-73, 5-38-11; информацион-методик үзәккә - 5-09-97; «Бердәм Россия» партиясенең Лениногорск җирле бүлекчәсе «Яшь гвардия» оешмасына - 5-25-89; "Логос" балалар-яшүсмерләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәгенә - 2-17-98 номерлары белән шалтыратырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев