Заман сулышы

Һәркемнең үз язмышы

Мәдәният сараенда үткән "Аулак өй" кичәсендә бер олы яшьтәге ханым: "Сез, Галия, "Заман сулышы" газетына гел язасыз, язмаларыгызны укып барам. Гыйбрәткә алырлыклары да байтак. Минем гаилә, әти-әни турында язмассыз микән?" - дип сорады. Олы башын кече итеп үтенгәч, риза булдым. Зөлфирә (үтенече буенча исеме үзгәртелде) гаиләдә икенче бала. Олы абыйсы...

Мәдәният сараенда үткән "Аулак өй" кичәсендә бер олы яшьтәге ханым: "Сез, Галия, "Заман сулышы" газетына гел язасыз, язмаларыгызны укып барам. Гыйбрәткә алырлыклары да байтак. Минем гаилә, әти-әни турында язмассыз микән?" - дип сорады. Олы башын кече итеп үтенгәч, риза булдым.

Зөлфирә (үтенече буенча исеме үзгәртелде) гаиләдә икенче бала. Олы абыйсы армиягә әзерләнә, кече сеңелесе II сыйныфта укый, үзе VIII сыйныфны тәмамлап йөри торган чаклары.
- Безнең әти һичкайчан елмаймас, көлмәс, кеше белән аралашмас иде. Авылда карун Гариф дип йөртәләр. Бу сүзнең мәгънәсен үсә төшкәч кенә аңладым. Әнинең башы һәрвакыт түбән иелгән, сорасаң - ыңгырашкан кебек җавап бирә. Көнозын мал-туар карый, аш-су әзерли, юа-җыештыра. Безнең дә аңа ярдәм итәсебез килә, тик әти: "Кысылмагыз, анагыз эшсез торса, симерә башлар, безгә ташланыр. Эт тә симерсә, иясен талый", дип җикеренә.
Заманасына күрә әйбәт тормыш белән яшәдек. Әтине "амбарщик" дип йөрттеләр. Кич белән әти эштән кайткач, әни йөгереп җылы су әзерли, әтинең итекләрен салдырып, аякларын юа, тавышсыз-тынсыз өстәл кора. Әти каш астыннан үгез сыман бер сөзеп карый да шапыр-шопыр ашарга тотына, ә мескен әни һаман, тастымал тотып, кырыенда басып тора. Әй, әнине жәлли идек тә... Берәр сүз әйтеп кара, әти сугып очырырга да күп сорамас. Гомумән, авылда аңардан курыкмаган кеше булмагандыр, мөгаен. Әни кипкәннән-кибә бара, ә әти көннән-көн холыксызлана. "Нәрсә, кипкән таракан кебек шыбырдыйсың?", "Черек кул" дип ямьсез сүзләр белән мәсхәрәли, мыскыллый. Хәзер уйлап куям: ник шунда уклау белән авызына берне ямамады икән? Ә абый? Нигә әнине шулкадәр җәберләүгә риза булып торды икән? Авылдашлар да ләм-мим сүз әйтми, сорый башласаң, күзләрен читкә борып, тизрәк китү ягын карыйлар.
Абыйны армиягә озаттык, һәм шул елны сугыш башланды. Әлбәттә, сугышка әти дә китте. Гаҗәп, бөтен авыл кан-яшь койганда, әнинең күзләрендә шатлык очкыннары... Ул киткәч, чын мәгънәсендә, авыр йөктән котылгандай, җиңел сулап яши башладык. Әни колхозда эшли, гел алдынгылар рәтендә, чибәрләнеп китте.
Аннан соң мин Казанда заводта эшли башладым. Кече сеңел һәм әни белән хатлар язышып тордык. 1944 елда әтинең үлгән хәбәре килде, бу вакытта авылда ялда идем. Шунда әнинең сикерә-сикерә биегәнен күрсәгез, хушларыгыз китәр иде, билләһи! "Ләгънәт төшкере затны да үлем алыр икән", ди әни.
- Сез мине, балалар, нигә бер дә көлмәдең, дип сорап интектерәсез. Сәбәбе бар шул. Авылда уңган-булган кызларның берсе идем. Артымнан Зөлфәт исемле Донбасс якларындагы бер шахтадан акча эшләп кайткан егет йөри башлады. Матур гына йорт та салып куйды. Авылны дер селкетеп яшәүче каруннарның улы Гариф, әти белән килешеп, минем ризалыктан башка, ярәшеп куйган. Башымны суга салырдай көч таба алмадым, шулай да яраткан Зөлфәтемә печән чапканда үземне бүләк иттем. Туйдан соң атагыз дилбегә белән ярды. Түздем, бер кешегә сер бирмәдем. Гарифның горурлыгы көчле, авылда яман атымны чыгармады. Ә Зөлфәт исә читкә китте, туган якка әйләнеп кайтмады. Ярый әле, балага узмадым, 2 елдан соң гына абыегыз туды. Башым әллә нәрсәләр күрер иде. Шунысы үкенечле: гомерем буе Зөлфәт турында уйладым, ә аңардан бер генә хәбәр дә ишетелмәде, - дип әни сукранып сөйләде.
- Беләсезме, мин дә үз сөйгәнемә кияүгә чыга алмадым, яратмаган кеше белән яшәдем. Ул сизенде инде, шуңа да юктан сәбәп табып, тавыш куптарып йөрде.
Әй, абый турында әйтмәдем бит әле. Ул әтидән курыкканга, әнине яклый алмаган. Сугыштан исән-сау кайтты, шуннан соң әнинең терәге булып, киленебез белән бергә карап, өйнең түрендә тоттылар. Шулай, әни калган гомерен куанычта, тәрбия күреп яшәде. Кече сеңелемнең генә гомере кыска булды, институтта укыганда поезд астында калды. Бик тырыш иде, укытучы булам, дип йөргәндә, гомере өзелде.
Үзем Лениногорскида яшим, күптәннән ялгыз инде. Дус-ишләрем бар, концертларга йөрим. Бер кызым Мәскәүдә, берсе Бөгелмәдә. Ходайга мең шөкер, тормышлары бөтен. Әни һәрвакыт әйтә килде: "Әтиегез үлгәнгә куанганым өчен шуңа кызымны якты дөньядан иртә алып китте микән? Ул үзенчә хаклы булгандыр, саф кызга өйләнергә теләгәндер, ә сөю көчем Зөлфәт куенына ташлады. Ихтыяр көче булмагандыр, күрәсең. Хәзерге акылым булсамы?"
Әй, бу дөнья, бер күтәреп зәңгәр күккә очырса, икенче карасаң - төпсез кара чокырга ташлый.
Теги: Язмыш
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: