Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ПРЕДПРИЯТИЕЛӘРДӘ

Катламнар төрле, скважина – бер

«Татнефть» ААҖ чыганакларны нәтиҗәле эксплуатацияләүгә юнәлдерелгән инновацион эшләнмәләрне киң куллана. Компаниядә скважиналарны берьюлы-аерым файдалана торган меңенче җайланма гамәлгә кертелде. 2005 елдан, катламнарны берьюлы-аерым файдалану (ОРЭ), берьюлы-аерым су кудыру (ОРЗ) җайланмалары кулланыла башлаганнан алып, 2012 елның февраль башынача «Татнефть» ААҖ буенча әлеге ысул белән 3 588 032 тонна нефть чыгарылган. Ә...

«Татнефть» ААҖ чыганакларны нәтиҗәле эксплуатацияләүгә юнәлдерелгән инновацион эшләнмәләрне киң куллана. Компаниядә скважиналарны берьюлы-аерым файдалана торган меңенче җайланма гамәлгә кертелде.


2005 елдан, катламнарны берьюлы-аерым файдалану (ОРЭ), берьюлы-аерым су кудыру (ОРЗ) җайланмалары кулланыла башлаганнан алып, 2012 елның февраль башынача «Татнефть» ААҖ буенча әлеге ысул белән 3 588 032 тонна нефть чыгарылган. Ә скважиналарны берьюлы-аерым файдалану җайланмаларыннан әлеге чорда өстәмә рәвештә алынган нефтьнең күләме 2 956 369 тонна тәшкил итә. Җайланмалар кулланыла башлагач, скважиналарның тәүлеклек уртача дебиты 3,65 тоннага арткан.
«ТатНИПИнефть» галимнәре тарафыннан эшләнгән әлеге җайланмалар төрле коллекторлык үзенчәлегенә ия булган катламнарны берьюлы эксплуатацияләргә мөмкинлек бирә. Берьюлы-аерым файдалану җайланмаларын куллану аерым катламнарда эшләүче скважиналарга башка катламнарны кушу исәбенә аларның рентабельлеген арттыра. Эш объектларын оптимальләштерү нәтиҗәсендә скважиналарның җитештерүчәнлеге арта. Бер скважина көпшәсен төрле катламдагы чималны суыртуга куллану бораулау эшләрен киметергә мөмкинлек бирә. Шулай итеп, ОРЭ технологиясе нефть чыгаруга китүче чыгымнарны шактый кыскарта.
«Татнефть»тә төрле конструкцияләр, шул исәптән, тирән урнаштырылыштагы насослар өчен бер лифтлы, ике лифтлы ОРЭ конструкцияләре, үзәктән кудырышлы электр насослары өчен продукцияне бергә яки аерым күтәрү җайланмалары белән конструкцияләр кулланыла.
Шулай ук Компания чыганакларында берьюлы-аерым су кудыру ысулы уңышлы кулланыла. ОРЗ технологиясе буенча 320 су кудыру скважинасы файдаланыла. Әлеге ысулны куллана башлаганнан бирле берьюлы-аерым су кудыру скважиналары буенча җир астына кудырылган суның гомуми күләме 8,83 млн куб метр тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: нефть

2
X