Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Вакансияләр күп, эшләүче юк

Мәдәният сараенда эшсезләр өчен язгы киңәйтелгән ярминкә узды. Анда 23 предприятие катнашып, эш эзләүчеләргә 225 вакансия тәкъдим ителде. Ярминкәгә килүче 183 кешенең күпчелеген яшьләр тәшкил итте. Бүгенге көндә, илдә эшсезләр саны күбәйгәннән - күбәя. Татарстанда якынча 52 мең кеше эшсез өйдә утырырга мәҗбүр. Эш тәкъдим итүчеләр дә елдан-ел арта. Белдерү...

Мәдәният сараенда эшсезләр өчен язгы киңәйтелгән ярминкә узды. Анда 23 предприятие катнашып, эш эзләүчеләргә 225 вакансия тәкъдим ителде. Ярминкәгә килүче 183 кешенең күпчелеген яшьләр тәшкил итте.

Бүгенге көндә, илдә эшсезләр саны күбәйгәннән - күбәя. Татарстанда якынча 52 мең кеше эшсез өйдә утырырга мәҗбүр. Эш тәкъдим итүчеләр дә елдан-ел арта. Белдерү баганаларына, газетларга язылган эш игъланнарына күз салсаң, исәбе-хисабы юк. Хәтта агачлар да эш тәкъдим иткән кәгазьләрдән читтә калмаган. Ләкин аларның күпчелеге Интернет челтәре аша эшмәкәрлек белән шөгыльләнүгә кайтып кала. Шәхси эшмәкәрдә эшләүнең үз кимчелекләре бар. Кайсында хезмәт хакы аз яки бөтенләй түләнми. Яңа гына уку йорты тәмамлаган яшьләрнең эш стажы булмау да кыенлыклар тудыра. Шунлыктан эшсезләрнең күбесе хезмәт биржасына барырга мәҗбүр. Бүгенге көндә шәһәр һәм районда биржада торучы эшсезләр саны 580гә җитә. Шуның 186сы - яшьләр. Шуны исәпкә алып, Мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре халыкны эш белән тәэмин итү максатыннан, еш кына эшсезләр өчен ярминкә үткәрә. Быелгы ярминкә үзенә 183 кешене җыйды һәм ул яшьләрнең күплеге белән башкаларыннан аерылып торды. Мәсәлән, 21 яшьлек Луиза Хаҗиева күптәннән биржада тора икән. Ярминкәгә эш табу теләге белән килгән.
- Эш күптәннән эзлим. Шәһәребездәге Алабуга дәүләт педагогия университетының филиалы ябылгач, читтән торып укый башладым. Белгечлегем - укытучы. Эш стажым булмагач, эшкә алырга теләүче юк. Өстәвенә, уку да бар. Узган елның ноябрь аенда биржага басарга туры килде. Писмәндә эш юклыктан, шәһәргә килеп эшләргә дә риза, әмма эш юк. Берничә оешмага мәгълүмат калдырган идем, җавап булмады. Күрәсең, яшьләрне аласылары килмидер. Балалар бакчасына урнашып булмасмы, дигән теләк белән килгән идем дә - юк бит. Өйдә утырганчы, берәр кая эшкә кереп булса, әйбәт булыр иде, хезмәт хакы түләнер, тәҗрибә туплар идем,- ди Луиза.
Бирегә эш эзләп, Луизаның әнисе Гөлназ ханым да килгән. Башта "Контакт-С" җәмгыятендә эшләгән. Тик Шөгердән хәтле килеп йөрү кыен булганга, эштән киткән. Исәбе - үзләрендә сменалы сакчы вакансиясе табу.
14 нче һөнәри лицейны яңа гына тәмамлаган егетләр белән сөйләштем. Алар да эш юклыктан зарлана, булганының хезмәт хакы канәгатьләндерми. Юкса, ярминкәдә эш юк димәс идем. Районның 23 предприятиесе, Әлмәт һәм Чаллы шәһәреннән килгән эш бирүчеләр барлыгы 225 вакансия (шуның 76сы - хатын-кызлар өчен) тәкъдим итте. А, В, С, Д, Е категорияле машина йөртүче, төзүче, токарь, слесарь, инженер-конструктор, сатучы, кибетче, бораулаучы кебек һөнәр ияләре аеруча күп сорала. Хезмәт хакы кайсында 10, кайберсендә 20 меңгә хәтле җитә. Уйлап карасаң, эшләмәслек түгел. Бу һөнәрне белмим дияргә юк, күбесенә үзебездә үк укыталар. Тик ни сәбәпледер, эшләргә теләмиләр. Трактор, кран, бульдозер машинистлары, слесарьлар, инженерлар, йөк төяүче, ветеринария табибы, сакчы кебекләрендә хезмәт хакы түбәнрәк, әмма бу эш юк дигән сүз түгел бит. Күрәсең, 5-6 яки 10 мең өчен ай буе "җигеләсе" килми яшьләрнең. Өйдә ятып та күктән төшми...
Районнан килүчеләргә шулай ук эш табу мөмкинлеге тудырылды. Мәсәлән, Керкәле карьерына - сакчы, Иске Писмәндә - "Восходящая Заря" җәмгыятенә В, С, Е категорияле шоферлар, 4-5 разрядлы токарь, ветеринар кебек белгечләр җитми. Эшләр өчен барлык шартлар тудырылган, ди предприятие вәкилләре. Моннан тыш, шәһәрдә перспективалы саналган "Контакт-С" җәмгыяте бухгалтер һәм инженерларга кытлык кичерә.
Хатын-кызлар өчен тәкъдим ителгән эшләр арасында беренче урынны кибетче, пешерүче вакансияләре алып тора. Җитәкчелеге Чаллы шәһәрендә урнашкан "Тәмле" кибете, "Шифа", Абдуллин шәхси предприятиесе нәкъ менә шундый кадрларга мохтаҗлык кичерә. Санитар эшчеләр, массаж ясаучы медицина хезмәткәрләре, шәфкать туташлары, бухгалтер, тәрбияче кебек һөнәр ияләре җитмәү проблемасы - икенче урында. Ә җыештыручы, идән юучы кебек эшче куллар ярминкәдә катнашкан оешма-предприятиеләрнең күбесенә кирәк булып чыкты.
-Эшнең начары юк бит. Түләсәләр, эшләргә риза, - ди урта яшьләрдәге бер ханым.
Эш ярминкәсеннән кайсылары күңелсез генә эшсез кайтып китсә, икенчеләре эш табуына шатланып таралышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Эш