Искиткеч матур җәй башы иде. Яңгырлар вакытында явып, җирләр җылынып, үләннәр үсеп, болыннар яшеллеккә күмелгән чак. 1956 ел хәтеремә шулай кереп калган.
Куакбаш авылында яшәүчеләр Шөгер район хастаханәсенә йөреп дәваланды. Әнием - Фаизә Камалиева да авырып, шунда барган. Табиблар: "Апа, чирең катлаулы, хирургларга күренергә кирәк," дип, шәһәргә җибәргәннәр. Әле ул...