Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"КЫҢГЫРАУ" СӘХИФӘСЕ

Кырмыска кебек эшләдек

Узган шимбәдә Шөгер мәктәбе һәм өстәмә белем бирү үзәге территориясендә эш гөрләп торды. Бар укучы һәм хезмәткәр территорияне чистартырга чыкты. Бу көнне иртән иртүк урамда тырма, себерке һәм башка эш коралы күтәргән балалар төркеме мәктәпкә агылды да агылды. Быел чыгарылыш сыйныф укучыларын бу өмәгә катнаштырмадык. Аларның алда имтихан тапшырасы бар...

Узган шимбәдә Шөгер мәктәбе һәм өстәмә белем бирү үзәге территориясендә эш гөрләп торды. Бар укучы һәм хезмәткәр территорияне чистартырга чыкты.


Бу көнне иртән иртүк урамда тырма, себерке һәм башка эш коралы күтәргән балалар төркеме мәктәпкә агылды да агылды. Быел чыгарылыш сыйныф укучыларын бу өмәгә катнаштырмадык. Аларның алда имтихан тапшырасы бар бит әле. Гомумән алганда, директордан башлап һәммә хезмәткәр дәррәү кубып, экологик өмәгә чыкты. Барысы да мәктәп тирәсен тәртипкә китерү, яфраклардан арындыру эше белән шөгыльләнде. Бар җирдә эш гөрли, укучылар йөгерә-йөгерә эшли. Һәр сыйныф үзенә бирелгән участокны иң чистасы, иң матуры итәргә тырышты. Һәммәсенең кулында себерке, тырма. Халыктагы "кырмыска кебек уңган" дигән әйтемне безнең укучыларга бик теләп кулланып булыр иде. Алар, чыннан да, кырмыскалар кебек, тырышып эшләде. Шулай булмый мөмкин дә түгел, чөнки алар белән беррәттән, үзләренең сыйныф җитәкчеләре, төрле түгәрәкләрдә өстәмә белем бирүче апалары, директор, директор урынбасарлары, укытучылар да өмәдә катнашты. Балалар җыелган чүп-чарны трактор арбасына ташыды. Кемнәрдер тәртипсез үсеп чыккан агачларны киссә, икенчеләре - кулына себерке алды, тырмалады, кайберләре акшарлау эше белән шөгыльләнде. Беркем дә эштән качып читтә йөрмәде, дәртләнеп, бөтен көчен куеп эшләде. Нәтиҗәдә, мәктәп һәм өстәмә белем бирү үзәге тирәсе ялт итеп калды.
Укучыларның тырышып эшләүләренә сокланып карадык. Шулай бергә эштән тарсынып тормыйча, шаярып -көлеп, шул ук вакытта эштән дә туктамыйча, күңелле итеп эшләдек. Нәтиҗәсе билгеле инде - тәртип, чисталык, сыйфатлы эш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мђктђп