Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Янгын – дошманнан куркыныч

Кагыйдә буларак, язгы-җәйге чорда янгын чыгу куркынычы арта. Ә, гомумән, елның һәр фасылында ут белән сак булырга кирәк. Ялкын күз ачып йомганчы зур янгынга әверелергә мөмкин. Куе-кара төтен бинага тулып, берничә минуттан ялкынланып яна да башлый. Күпчелек очракта янгын кеше йоклаган вакытта чыга. Вакытында уянып өлгерә алсаң - бик яхшы....

Кагыйдә буларак, язгы-җәйге чорда янгын чыгу куркынычы арта. Ә, гомумән, елның һәр фасылында ут белән сак булырга кирәк. Ялкын күз ачып йомганчы зур янгынга әверелергә мөмкин. Куе-кара төтен бинага тулып, берничә минуттан ялкынланып яна да башлый.


Күпчелек очракта янгын кеше йоклаган вакытта чыга. Вакытында уянып өлгерә алсаң - бик яхшы. Фикереңне туплап, кирәкле документлар, акчаларны алып, бинадан тиз арада чыгып китәргә генә кала.
Яна торган бүлмәдә температура идән биеклегендә 40 градус булса, кеше биеклегендә 270 градустан артык булачак. Мондый температурада бер генә тапкыр эчкә суласаң да, үпкәләрне пешереп алырга мөмкин. Әле синтетик кием эреп тирегә ябыша башлый. Тирә-юньдәге җиһазлар янарга тотына.
Яна башлаганда ялкын бинаны башта яктырта. Ләкин шунда ук куе ачы төтен барлыкка килеп, караңгылата. Кеше янгын вакытында уянса, ул "сукырая", ориентирны югалта. Гәрчә өендә озак еллар яшәп, һәр почмагын белсә дә.
Ут кеше өчен кирәкле булган кислородны да "йота". Ул төтен һәм агулы газлар бүлеп чыгарып, шуны суласаң, сулыш кысылу барлыкка килүе бар. Угар газны ис белән дә, төс белән дә сизеп, күреп булмый. Шунлыктан ул кешене тирән йокыга талдырырга мөмкин. Аны коткарырга мөмкин булган очракта да, ул уяна алмый. Статистикага күз салсак, янгын вакытында дүрт үлүченең өчесе төтеннән һәм угар газдан үлә.
Бурдан кала, уттан калмый, дигән мәкальне истән чыгармыйча, үзебезне һәм якыннарыбызны куркыныч янгыннан саклыйк, аны булдырмау чараларын да онытмыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Янгын