Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яралы агачлар

Соңгы арада төрле реклама характерындагы белдерүләр, игъланнар күбәеп китте. Кемдер нидер сата, төрле хезмәт күрсәтә, ярдәм тәкъдим итә. Соңгылары белән игълан такталары гына түгел, агачлар да тулган. Йөрәкне иң әрнеткәне - бу белдерүләр агач кәүсәсенә яхшылап тишеп, кадак белән беркетелеп куелуы. Әйтик, Ленинград, Шашин урамындагы юл буендагы агачлар - нәкъ...

Соңгы арада төрле реклама характерындагы белдерүләр, игъланнар күбәеп китте. Кемдер нидер сата, төрле хезмәт күрсәтә, ярдәм тәкъдим итә. Соңгылары белән игълан такталары гына түгел, агачлар да тулган. Йөрәкне иң әрнеткәне - бу белдерүләр агач кәүсәсенә яхшылап тишеп, кадак белән беркетелеп куелуы.


Әйтик, Ленинград, Шашин урамындагы юл буендагы агачлар - нәкъ менә шулар корбаны. Аларга "Наркобәйлелектән котылырга ярдәм итәбез" яки "Наркомания, алкоголизмнан котылу юлы - безнең тернәкләнү үзәгендә" дигән эчтәлектәге язулар беркетелгән. Тернәкләнү бушлай һәм аноним дип тә өстәп куелган. Телефон номеры да күрсәтелгән.
Наркотиклы матдәләр, исерткеч эчемлекләр кулланучыга ярдәм кулы сузарга теләүчеләр булу бик әйбәт. Әмма мондый оешмалар күңелдә шик тудыра. Чыннан да, мондый фирма бар һәм эшли икән, нигә бу белдерүне газетка бирмәскә?! Нигә аны адым саен агачка кадакларга? Бу кеше игътибарын җәлеп итү өчен эшләнгән эшме? Әллә наркоман агач саен миңа ярдәм итәләр дип, белдерү эзләп йөриме?
Бу - табигать йөзенә төкерү, матурлыкны санламау дигән сүз. Тәнеңне яраласаң, ай-һай авырта... Ә агач кәүсәсенә беркеткәндә моның турында уйламыйлар, күрәсең. Бу хәтле табигатькә битарафлык, мәнсезлек, тәрбиясезлек каян килә? Инде агачлар яшел күлмәкләрен киде, табигать көннән-көн күзгә күренеп матурая, яшәрә. Ә без шул гүзәллекне үз кулыбыз белән җимерергә тырышабыз. Бу кешелеклелекме?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: агач