Заман сулышы

3 май 2012 яңалыклары

  • 3 май 2012 - 12:27
    Тукайга багышланган дәрес
    Сарабиккол урта мәктәбендә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан, II-III сыйныф укучылары белән класс сәгате үткәрелде. Анда укучылар Тукай иҗаты турында фикер алышты, аның шигырьләрен укыды. Шулай ук рәсем күргәзмәсе дә оештырылды. Укучылар Рәхимә Габделганиеваның шигырьләрен дә сәнгатьле итеп сөйләде. Балалар Тукай иҗатын бик яраталар. Дәресләрдә һәм...
    0
    0
    0
  • 3 май 2012 - 12:18
    “СССРда эшләнмәгән” шул
    "Заман сулышы"ның 2012 елның 30 март санында басылган Розалия Мостафинаның шул исемдәге мәкаләсен укыгач, кулыма каләм алмый булдыра алмадым. Бүгенге көннең иң авырткан проблемасы бит ул. Кием-салым дисеңме, төзелешме (яңа салынган йортларның күбесе яшәргә яраксыз), ашау-эчү продукциясеме - барысы да "СССРда эшләнгән" дигән мөһере булмаганлыктан, газап чигә, кадерен җибәрә. Чит...
    179
    0
    0
  • 3 май 2012 - 12:13
    Ул еллар онытылмый
    Дөньяларны канга, күз яшенә батырып,берничә дистә миллион корбан исәбенә яулап алынган Җиңү бәйрәме - 9 май якынлаша. Бәйрәм якынлашкан саен, ул елларда бөтен авырлыкны үз җилкәләрендә күтәргән кешеләр дә көн саен сирәгәя бара. Түбән Чыршылы авылында сугышта катнашкан ике кеше: Шәйхетдин Баһаутдинов һәм Рәшит Сәйфиев калды. 1941 ел. Яшьләре 18...
    192
    0
    0
  • 3 май 2012 - 12:10
    “Кара алтын” шаһите
    Нефть музеена директор итеп билгеләнгәч, беренче эш итеп фондлар белән танышсам, икенче эшем - Шөгер - Лениногорск төбәгендә нефть чыга башлау тарихын барлау, шул вакыйгаларның шаһитләре белән очрашып, аларның истәлекләрен киләсе буыннар өчен язып алу иде. 40 нчы елларда нефть эзләүдә эшләгән кешеләр бармак белән генә санарлык. 94 яшен тутырып...
    203
    0
    0
  • 3 май 2012 - 12:06
    Давыл эзләре буйлап...
    Апрель аеның соңгы төне Урдалы авылы халкы өчен көтелмәгән бәла-каза алып килде. Төнге сәгать уникедә кинәт башланган яшенле яңгыр, җил-давыл күтәрде. Авылның социаль объектлары белән шәхси хуҗалыкларның каралты-кураларына шактый зыян килгән. Көчле җилдән Мәдәният йорты белән фельдшер-акушерлык пунктының, унбишләп хуҗалыктагы каралты-кураның түбәләре каерылган. Ут баганаларындагы электр чыбыкларына да зарар килгән....
    156
    0
    0
  • 3 май 2012 - 12:03
    Уттан сак бул!
    Татарстан территориясендә 25 апрельдән 15 майга кадәр янгынга каршы махсус режим кертелде. Әлеге чорда рөхсәт ителмәгән урыннарда коры үлән һәм учак кабызган очракта штраф күләме ике тапкырга артачак. Шулай ук шашлык кыздырырга яратучылар да корылмага 50 метр аралыкта учак кабызса, тәртип бозучыларга керәләр. Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәгән очракта гражданнарга 2...
    278
    0
    0
  • 3 май 2012 - 12:01
    Газчылар теннис уйный
    "Лениногорскгаз" идарәсендә теннис ярышы узды. Теннис ярышын ачык дип игълан итеп, 2011 елның чемпион исеменә лаек булган Марс Хәмидуллин белән Лилия Архипова идарә флагын күтәрде. Ниһаять, газчылар арасында кызу теннис уены башланды. Ярыш югары темпларда барды. Нәтиҗәдә, ир-егетләр арасында I урынны - Марс Хәмидуллин, II урынны - Марат Фәттахов, III...
    185
    0
    0
  • 3 май 2012 - 11:58
    Җаваплы чор
    Татарстанда 23 апрельдән 2012 елда язгы кыр эшләрен үткәрү чорында производство куркынычсызлыгы һәм хезмәтне саклау таләпләрен үтәү буенча айлык башланды. Бу авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең тән җәрәхәте алу һәм авыру очраклары күбәю белән аңлатыла. Шунлыктан, бәхетсезлек очракларын булдырмас өчен, урындагы тиешле кешеләргә чәчүче һәм җир эшкәртүче техниканың торышын тикшереп торырга, эшләүче...
    204
    0
    0
  • 3 май 2012 - 11:53
    Чәчү дәвам итә
    Хәзерге вакытта районыбыз хуҗалыклары борчак, солы, вика, сабан бодае, берьеллык үләннәр һәм терлек азыгы культуралары чәчә, арпа чәчүне төгәлләп бетереп киләләр. 3 май иртәсенә алынган мәгълүматларга караганда, язгы бөртекле культуралар 17 мең 99 гектарда чәчелгән (планда - 22 мең 940 гектар). Шуның солы - 2 мең 804 гектарда, борчак -...
    203
    0
    0
Реклама