Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РӘСМИ БҮЛЕК

Давыл эзләре буйлап...

Апрель аеның соңгы төне Урдалы авылы халкы өчен көтелмәгән бәла-каза алып килде. Төнге сәгать уникедә кинәт башланган яшенле яңгыр, җил-давыл күтәрде. Авылның социаль объектлары белән шәхси хуҗалыкларның каралты-кураларына шактый зыян килгән. Көчле җилдән Мәдәният йорты белән фельдшер-акушерлык пунктының, унбишләп хуҗалыктагы каралты-кураның түбәләре каерылган. Ут баганаларындагы электр чыбыкларына да зарар килгән....

Апрель аеның соңгы төне Урдалы авылы халкы өчен көтелмәгән бәла-каза алып килде.

Төнге сәгать уникедә кинәт башланган яшенле яңгыр, җил-давыл күтәрде. Авылның социаль объектлары белән шәхси хуҗалыкларның каралты-кураларына шактый зыян килгән. Көчле җилдән Мәдәният йорты белән фельдшер-акушерлык пунктының, унбишләп хуҗалыктагы каралты-кураның түбәләре каерылган. Ут баганаларындагы электр чыбыкларына да зарар килгән. Аларны төзекләндерүдә Бөгелмә электр челтәрләренең Зеленая Роща участогы эшчеләре катнашкан.
- Давылдан зыян күргән хуҗалыклар һәм социаль объектлар буенча актлар төзелде, - ди авыл җирлеге башлыгы Мосавир Мостафин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: давыл

2
X