Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Чәчү дәвам итә

Хәзерге вакытта районыбыз хуҗалыклары борчак, солы, вика, сабан бодае, берьеллык үләннәр һәм терлек азыгы культуралары чәчә, арпа чәчүне төгәлләп бетереп киләләр. 3 май иртәсенә алынган мәгълүматларга караганда, язгы бөртекле культуралар 17 мең 99 гектарда чәчелгән (планда - 22 мең 940 гектар). Шуның солы - 2 мең 804 гектарда, борчак -...

Хәзерге вакытта районыбыз хуҗалыклары борчак, солы, вика, сабан бодае, берьеллык үләннәр һәм терлек азыгы культуралары чәчә, арпа чәчүне төгәлләп бетереп киләләр.
3 май иртәсенә алынган мәгълүматларга караганда, язгы бөртекле культуралар 17 мең 99 гектарда чәчелгән (планда - 22 мең 940 гектар). Шуның солы - 2 мең 804 гектарда, борчак - 1 мең 820 гектар, сабан бодае - 4 мең 195 гектар, вика - 80 гектарда чәчелгән. Берьеллык үләннәр белән азык культуралары 3 мең 41 гектарда чәчелгән. Шикәр чөгендерен 1 мең 461 гектарда чәчкәннәр. Моны, белүебезчә, "Лениногорская"агрофирмасы" җәмгыяте эшли. Әлеге хуҗалыкта язгы кыр эшләре яхшы оештырылган. Шулай ук "Маркс" җәмгыяте хезмәтчәннәре чәчүне төгәлләү алдында, "Ленин" җәмгыяте белән "Хәбибуллин Ф.З." крестьян-фермер хуҗалыгыннан үрнәк алып эшләргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Авыл