Заман сулышы

14 июнь 2012 яңалыклары

  • 14 июнь 2012 - 11:53
    Бәйрәм җырсыз булмый
    Зур мәйданда шәһәр һәм район халкы Сабантуй бәйрәмен билгеләп үтсә, халыкның бер өлеше кечкенә нәниләре белән урманның бер кырыенда урнашкан аланлыкка - кечкенәләр өчен оештырылган Сабантуй бәйрәменә агылды. Анда аларны төрле төстәге шарлар белән бизәлгән сәхнә, әкият герое - Батыр һәм Итекле песи каршы алды. Бәйрәм театральләштерелгән тамаша рәвешендә барды....
  • 14 июнь 2012 - 11:47
    Мордва-Кармалкада – бәйрәм
    Мордва-Кармалка авылы быел, гадәттәгечә, республика күләмендә уздырылучы Балтай бәйрәме кунакларын җыйды. Монда рәсми кунаклар, авыл халкы, шунда туып үсеп хәзер читтә яшәүчеләр катнашты. Нинди бәйрәм соң ул, диярсез. Аның тамырлары борынгы заманнарга барып тоташа. Балтай исемле бер бабай читтә яшәүдән туеп, балаларның күңелен күтәрер өчен, урманнан агач яфракларына уралып, аю...
  • 14 июнь 2012 - 11:46
    Урлаган шул мәктәп
    Ул авылыбызның мәктәп тарихында беренче хатын-кыз җитәкче һәм иң озак директор булып эшләгән кеше. Сүзем Самара өлкәсенең Шенталы районы, Денис авылында яшәүче кадерле әнием Гөлнур Әнәс кызы Хәсәншина хакында. Утыз биш ел мәктәпкә багышлаган гомерендә ( шуларның соңгы 17 елы директор) намусына тап төшерми, сайлаган һөнәренә тугрылыклы булган әнием белән...
  • 14 июнь 2012 - 11:42
    Каенлыкта милли туй
    Чыннан да татарда йөзек кашы торырдай, энҗе-мәрҗәнгә тиң йола-бәйрәм, гореф-гадәтләр күп. Әмма ел буена көткәне, туган-тумачаны, дус-ишне, якташларны бер мәйданга җыйган, очраштырган-күрештергәне - Сабан туе! Елдагыча алдан бизәлгән, төрле чәчәк исе башны әйләндергән көяз каенлык мөэмин-каратайлыларны кочак җәеп каршылады. Күрешү-сөйләшү, хәл-әхвәл белешү, шатлыклы авазлар яңгырый. Җаннарда горурлык катнаш соклану тудырып...
  • 14 июнь 2012 - 11:37
    Вакыт чоңгылында югалмаган бәйрәм
    Үзләренең гадилеге, эчкерсезлеге, милли традицияләрне саклап килүче авыл сабантуйларын күрү нияте белән, районыбызның өч - Сугышлы, Керкәле, Шөгер авылларында булып кайттым. Сабантуйны күзәтүне Керкәледән башладык. Ул як сабантуйларының кайсы урында узганын белмәгәнгә, эзләп йөрергә туры килерме дигән идем, юк икән, менә тыкрыкка кереп китәр юлда, коймаларга төсле хәрефләр белән Сабан...
  • 14 июнь 2012 - 11:33
    Яфрак азык та кирәк
    Авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт итүчеләр өчен эшнең бетеп торганы юк. Язгы кыр эшләре тәмамланырга өлгерми, печән әзерләр вакыт җитә. Быел, бигрәк тә Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәкләрендә, кар тиз арада эреп, игенчеләр туфракта дым беткәнче дип язгы чәчәүне уңышлы гына башкарып чыктылар. Инде алга терлек азыгы әзерләү бурычы килеп басты. Соңгы араларда...
  • 14 июнь 2012 - 11:25
    Ялны онытып торып
    Быел "Оникс" җәмгыятенең еллык планында күпфатирлы дүрт йортка капиталь ремонт үткәрү эше тора. Төзекләндереләчәк йортлар исемлегендә Заварыкин урамындагы 13, Ленин проспекты, 20 һәм 24, Менделеев урамындагы 31нче йортлар. Аларның күбесе инде ярты гасырлык "юбилеен" үткәргән. Шуңа да шактый ремонт таләп итәләр. Җәй әле генә башланса да, "Оникс" уңганнары эшләренең шактый...
  • 14 июнь 2012 - 11:20
    БДИ нәтиҗәләре
    Бердәм дәүләт имтиханы тапшыручыларга нәтиҗәләрне җиткерделәр. Безнең район буенча уртача балл түбәндәгечә: биологиядән - 57,45, информатикадан - 64,18, тарихтан - 54,45, рус теленнән - 66,82. Йөз балл алучы укучылар бар: информатика буенча - 6 нчы мәктәп укучысы, рус теленнән 5 укучының эше 100 баллга бәяләнгән: 4 укучы - 2 нче...
  • 14 июнь 2012 - 11:18
    Бәйрәм иттек
    Россия көне уңаеннан, шәһәребезнең Үзәк мәйданында бәйрәм чарасы узды. Шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов тантанага килгән халыкны котлап, теләкләрен җиткерде. Халыклар дуслыгын ныгыту буенча эшчәнлеге өчен, Мордва-Кармалка авыл җирлеге башлыгы Алексей Бабакаевка, гражданнарны тәрбияләү өлкәсендә хезмәт вазифаларын яхшы башкарганы өчен, Лениногорск полициясе участок уполномоченные Роман Чатуровка Мактау грамотасы һәм бүләк тапшырды....
Реклама