Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Бәйрәм җырсыз булмый

Зур мәйданда шәһәр һәм район халкы Сабантуй бәйрәмен билгеләп үтсә, халыкның бер өлеше кечкенә нәниләре белән урманның бер кырыенда урнашкан аланлыкка - кечкенәләр өчен оештырылган Сабантуй бәйрәменә агылды. Анда аларны төрле төстәге шарлар белән бизәлгән сәхнә, әкият герое - Батыр һәм Итекле песи каршы алды. Бәйрәм театральләштерелгән тамаша рәвешендә барды....

Зур мәйданда шәһәр һәм район халкы Сабантуй бәйрәмен билгеләп үтсә, халыкның бер өлеше кечкенә нәниләре белән урманның бер кырыенда урнашкан аланлыкка - кечкенәләр өчен оештырылган Сабантуй бәйрәменә агылды. Анда аларны төрле төстәге шарлар белән бизәлгән сәхнә, әкият герое - Батыр һәм Итекле песи каршы алды.

Бәйрәм театральләштерелгән тамаша рәвешендә барды. Кечкенәләрне каршы алып, Анна Ривенко җыр башкарды. Сәхнәдән җыр-бию бер дә өзелмәде, уеннар да күп уйнатылды бу көнне. Барыбызга да бик таныш булган төркемнәр - ягъни "Альтеро", "Пируэт" һәм башкалар тамашачыларга күтәренке кәеф бүләк итте.
Бәйрәм барышында балалар өчен уеннар күп әзерләнелгән иде. Ул төрле спорт һәм халык уеннарыннан, конкурслардан гыйбарәт иде. Мәсәлән, "Принцесса", "Угадай мелодию" уеннарында алар биюгә осталыкларын, җырларны ничек белүен исбатлады. Төрле уеннарда катнашучыларга, шигырь сөйләү булсынмы ул, яисә җыр-биюме, Батыр һәм Итекле песи аларны бүләксез калдырмады. Олы яшьтәге абый-апаларны да, кечкенә яшьтәге балаларны да Арина Спиридонова, Азалия Максумова, Гүзәл Вәлиуллина, Даша Болотова, Ильвина Мифтахова башкаруындагы җырлар җәлеп итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабантуй