Заман сулышы

Яфрак азык та кирәк

Авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт итүчеләр өчен эшнең бетеп торганы юк. Язгы кыр эшләре тәмамланырга өлгерми, печән әзерләр вакыт җитә. Быел, бигрәк тә Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәкләрендә, кар тиз арада эреп, игенчеләр туфракта дым беткәнче дип язгы чәчәүне уңышлы гына башкарып чыктылар. Инде алга терлек азыгы әзерләү бурычы килеп басты. Соңгы араларда...

Авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт итүчеләр өчен эшнең бетеп торганы юк. Язгы кыр эшләре тәмамланырга өлгерми, печән әзерләр вакыт җитә. Быел, бигрәк тә Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәкләрендә, кар тиз арада эреп, игенчеләр туфракта дым беткәнче дип язгы чәчәүне уңышлы гына башкарып чыктылар. Инде алга терлек азыгы әзерләү бурычы килеп басты. Соңгы араларда явып үткән яңгырлар да бик ярап куйды, үләннәр куе итеп үсте.

Җәй айларының беренче яртысында азык әзерләмәсәң, кышны ничек чыгарга? Шунлыктан һәр явым-төшемсез көннән файдаланып, кышка запас тупларга кирәк. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган видеоконференциядә ул билгеләп узганча, азыкның сыйфаты - әзерләү вакытына турыдан-туры бәйле. Ә кышкы айларда савып алыначак сөтнең ни дәрәҗәдә продукцияле булуы печәннең сыйфатыннан тора. Президент шәхси хуҗалыкларны да терлек азыгы белән тәэмин итүне контрольгә алырга кушты.
Шул ук вакытта яфрак азык әзерләү дә мөһим бурычларның берсе. Әлеге төр азык озын кыш дәвамында бозаулар өчен витамин чыганагы буларак кулланыла. Төрле дару үләннәре, люцерна, яфрак азык буларак бәйләнгән себерке әзерләүне максат итеп куючы хуҗалыклар өчен менә дигән запас булачак.
Мал санын арттырып, аны саклап калу максатыннан, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Дамир Миңнебаевның боерыгы нигезендә, хуҗалык җитәкчеләренә дару үләннәре, яфрак азык әзерләү буенча бөтен мөмкинлекне эшкә җигәргә кушылды һәм аның билгеле бер саннары, планы да бар.Шул ук вакытта терлекчелек корпусларын дезинфекцияләү, ветеринар-санитар тәртипкә китерү турында истән чыгармаска иде.
Алдагы таблицада хуҗалыкларга яфрак азык һәм дару үләннәре әзерләүнең планы бирелгән.
Беренче графада - хуҗалык исемнәре (алфавит тәртибендә), икенчедә - бозаулар саны, өченчедә - киптерелгәннән соң яфрак азыкның кирәкле күләме (тонналарда), дүртенчедә - яшел массада дару үләннәрен әзерләү (тонналарда).
"Агропродсервис" җәмгыяте 79 3 0,7
"Восходящая Заря" җәмгыяте 170 7 1,4
"Ганиев И.М." КФХ 64 3 0,5
"Дизель" җәмгыяте 92 4 0,7
"Йолдыз" 224 9 1,9
"Лениногорская"агрофирмасы" 1542 65 13,0
"Ленин" 280 12 2,4
"Маркс" 331 14 2,8
"Родник" 199 8 1,6
"Сатурн-Урал" 188 8 1,6
"Спартак"агрофирмасы"
җәмгыяте 363 15 3,1
"Союз-Агро"ның "
Зеленогорский" бүлекчәсе 159 7 1,4
"Хәбибуллин Ф.З." КФХ 113 5 1,0
"Хәсәнов Х.Х."
шәхси предприятиесе 62 3 0,5
"Чулпан" 229 10 1,9
Теги: Авыл
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: