Чыннан да татарда йөзек кашы торырдай, энҗе-мәрҗәнгә тиң йола-бәйрәм, гореф-гадәтләр күп. Әмма ел буена көткәне, туган-тумачаны, дус-ишне, якташларны бер мәйданга җыйган, очраштырган-күрештергәне - Сабан туе!
Елдагыча алдан бизәлгән, төрле чәчәк исе башны әйләндергән көяз каенлык мөэмин-каратайлыларны кочак җәеп каршылады. Күрешү-сөйләшү, хәл-әхвәл белешү, шатлыклы авазлар яңгырый. Җаннарда горурлык катнаш соклану тудырып...