Шәһәребезнең "Балерина" фонтаны янында шәһәр көне уңаеннан, концерт үтте.
Ул Мәдәният сарае үзешчәннәренең моңлы җырлары, дәртле биюләре, шәһәр тарихы, кызыклы уеннар, викториналар белән үрелеп барып, бәйрәм карарга җыелган халыкка онытылмаслык мизгел һәм күтәренке кәеф бүләк итте.