Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Җәен дә сикерәләр

Чаңгы ярышы - спорт уеннарының кышкы төре дип уйлаучылар ялгыша. Җәен дә чаңгыда трамплиннан сикерәләр. Ышанмыйсызмы? Шәһәребезнең чаңгы трамплины комплексында 1997 елгы һәм аннан да яшьрәкләр арасында узган ике төр чаңгы ярышы буенча Бөтенроссия ярышлары моның ачык мисалы иде. Ярышта үзебезнекеләр белән беррәттән, Казан, Уфа, Түбән Тагил шәһәренең җыелма командалары...

Чаңгы ярышы - спорт уеннарының кышкы төре дип уйлаучылар ялгыша. Җәен дә чаңгыда трамплиннан сикерәләр. Ышанмыйсызмы? Шәһәребезнең чаңгы трамплины комплексында 1997 елгы һәм аннан да яшьрәкләр арасында узган ике төр чаңгы ярышы буенча Бөтенроссия ярышлары моның ачык мисалы иде.


Ярышта үзебезнекеләр белән беррәттән, Казан, Уфа, Түбән Тагил шәһәренең җыелма командалары да катнашты. Лениногорскилылар өчен "җан атарга" килүчеләр дә шактый иде. Аларның тавышыннан трамплин яңгырап торды бу көнне. Ә читтән килгән спортчылар ярыш башланганчы ук, трамплинны сынарга өлгерделәр. Спортчыларны, гадәттәгечә, ТР Чаңгыда трамплиннан сикерү һәм чаңгы буенча ике төр ярыш Федерация Президенты Әнәс Вәлиев сәламләде:
-Сезнең кайберләрегез инде берничә мәртәбә югары урыннар яуларга өлгергән көчле спортчылар. Уңышларыгыз белән сөенерлек һәм горурланырлык. Бүген менә тагын бер-берегез белән көч сынашасыз. Киләчәктә сездән Олимпиада уеннарында катнашырлык көчле чаңгы осталары чыгачагына шигем юк, - дип җиңүгә омтылыш уятты Әнәс Кавыевич.
Ярыш әнә шундый сүзләр белән башланып китте. Егетләр, иң элек, К-29, аннан К-48 трамплиныннан чаңгыда сикерде. Аларның бөркет кебек курыкмыйча оста сикерүләре җанатарларны гына түгел, жюри әгъзаларын дә таң калдырды. Чыннан да, бу ярышта барысы көчле чаңгычылар иде. Шуңа җиңүчеләрне билгеләү жюрига кыен булгандыр. Трамплинны 2 һәм 3 километрга кросс алыштырды. Егетләр монысында да сынатмады, каушамады, үзләрен чын чемпион кебек тотты.
Ә менә бүләкләү мизгеле килеп җиткәч, дулкынлануны беркем яшерә алмады. Кемдер җиңүенә чиксез шатланды, кайсы тыйнак кына елмаеп куйды, җиңелүчеләр моңсуланып калды. Кызганыч ки, призлы урыннар бездә өчәү генә: 2001 елгы һәм аннан да яшьрәкләр арасында II урын - Марс Садриев (8 нче мәктәп), III урын - Андрей Окунев (11 нче гимназия); 1998-1999 елгылар арасында I урын - Никита Кудряшовта (10 нчы мәктәп).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чаћгы