Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Көтелгән бүләк

Республика башлыгы Рөстәм Миңнехановның Чернобыль атом электр станциясендә булган коточкыч аварияне ликвидацияләүдә катнашкан кешеләрнең яшәү шартларын яхшырту чаралары турындагы указы нигезендә, чернобыльче Николай Карабань һәм Василий Сергеевка торак алу өчен сертификат тапшырылды. Әлеге тантана мэриядә башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Друк катнашында узды. Чернобыль атом электр станциясендә...

Республика башлыгы Рөстәм Миңнехановның Чернобыль атом электр станциясендә булган коточкыч аварияне ликвидацияләүдә катнашкан кешеләрнең яшәү шартларын яхшырту чаралары турындагы указы нигезендә, чернобыльче Николай Карабань һәм Василий Сергеевка торак алу өчен сертификат тапшырылды. Әлеге тантана мэриядә башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Друк катнашында узды.


Чернобыль атом электр станциясендә авария 1986 елның 26 апрелендә дүртенче энергоблокта була. Авария нәтиҗәсендә реактор җимерелеп, һавага зур күләмдә радиоактив матдә бүленеп чыга. Зарарлыгы ягыннан ул Хиросима һәм Нагасаки шәһәрендәге фаҗигадән азга гына калыша.
Шушы аварияне бетерүдә Россиянең 19 лап регионыннан 2 миллионга якын кеше (200гә якыны Лениногорскидан) катнаша. Инде бу дәһшәтле вакыйга булганга 26 ел үтте. Әмма чернобыльчеләр күңелендә ул һич онытылмас. Ничә еллар үткән булса да, чернобыльчеләрне шул рәвешле хөрмәтләү - аларга батырлык һәм кыюлыгы өчен рәхмәт әйтүнең бер өлешедер, мөгаен.
Владимир Друк сертификатларны тапшырып, аварияне ликвидацияләүдә катнашкан Николай Карабань һәм Василий Сергеевка ныклы сәламәтлек, тыныч тормыш, аяз күк йөзе теләде, фатирны республиканың теләсә кайсы шәһәреннән алырга мөмкин булуы турында әйтте. Әлеге җылы теләкләргә торак фондын исәпкә алу буенча әйдәп баручы белгеч Елена Романеева да кушылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чернобыль