Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ураза бәйрәме

Рамазан ае да үтеп китте. Бу айда кемдер изге гамәлләр генә кылды, ураза тотты, ифтар мәҗлесләре үткәрде. Ә кайсылары моңа битараф калды. Ниһаять, мөселманнарның күркәм бәйрәме - Ураза гаете дә җитте. Шәһәребезнең "Ихлас" мәчетендә быел гает бәйрәмен зурдан каршылап, гадәттәгечә, азан белән башлап җибәрделәр. Аннан Булат хәзрәт һәм Габдерәзак хәзрәт...

Рамазан ае да үтеп китте. Бу айда кемдер изге гамәлләр генә кылды, ураза тотты, ифтар мәҗлесләре үткәрде. Ә кайсылары моңа битараф калды. Ниһаять, мөселманнарның күркәм бәйрәме - Ураза гаете дә җитте.


Шәһәребезнең "Ихлас" мәчетендә быел гает бәйрәмен зурдан каршылап, гадәттәгечә, азан белән башлап җибәрделәр. Аннан Булат хәзрәт һәм Габдерәзак хәзрәт Коръәннән сурәләр укып, дога кылды.
Гаеткә җыелган мөхтәрәм милләттәшләребезгә шәһәр мэры Р.Хөсәенов тәбрикләү сүзләре җиткереп, тоткан уразаларның кабул булуын, гаиләләренә исәнлек, тынычлык, муллык теләде. Әлеге җылы теләкләргә мәчетнең имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Сингатулла да кушылды һәм Диния нәзарәтеннән котлау сүзләре җиткерде:
- Хөрмәтле дин кардәшләрем! Сезне гает бәйрәме белән тәбрик итәм. Гает - мөселманнарның иң зур бәйрәме. Бу көнне дин кардәшләребез матур киемнәрен киеп мәчеткә килә, якыннарына, балаларына бүләкләр бирә, бер-берсен бәйрәм белән тәбрикли.
Рамазан ае кешеләргә Аллаһыга якынаерга ярдәм итә, мөселманнар нәфес теләгән нәрсәләрдән тыелырга тырыша, гайбәттән саклана, гыйбадәт һәм изге гамәлләр генә кыла. Шул рәвешле зур әҗер-савапларга ия була. Кыямәт көнендә җәннәткә керер өчен юл ача,- диде имам-мөхтәсиб.
Уразаның саваплы эш булуы, ике дөнья тормышын алып бару турындагы бәйрәм вәгазе гаетне тулыландырып, ямьләндереп җибәрде. Вәгазь тәмамлангач, мәчеткә җыелган олысы да, кечесе дә гает намазына басты.
Аллаһы Тәгалә аларның намазларын, ихлас күңелдән тоткан уразаларын кабул кылсын, гөнаһларын ярлыкасын, ә яшьләр күңеленә иман нуры сеңдерсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ураза