Заман сулышы

Кулда – гармун, йөрәктә – җиңү дәрте

Шәһәребезнең Мәдәният сарае каршында республика Кама аръягы чуашларының "Уйнагыз, гармуннар!" дип аталган III җыр фестивале узды. Анда дистәдән артык гармунчы катнашты. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: музыкантларның барысы да үзлегеннән уйнарга өйрәнгән гармунчылар. Фестивальне Мәдәният идарәсе начальнигы Гөлнара Зарипова ачып җибәрде: - Кадерле кунаклар һәм лениногорскилылар! Сезне җирле хакимият һәм...

Реклама

Шәһәребезнең Мәдәният сарае каршында республика Кама аръягы чуашларының "Уйнагыз, гармуннар!" дип аталган III җыр фестивале узды.

Анда дистәдән артык гармунчы катнашты. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: музыкантларның барысы да үзлегеннән уйнарга өйрәнгән гармунчылар.
Фестивальне Мәдәният идарәсе начальнигы Гөлнара Зарипова ачып җибәрде:
- Кадерле кунаклар һәм лениногорскилылар! Сезне җирле хакимият һәм үземнең исемнән, иң элек, шәһәр көне белән тәбрик итәм. Бүген бездә икеләтә бәйрәм: Лениногорск шәһәренә нигез салынган көн һәм "Уйнагыз, гармуннар!" фестивале. Ярыш күңелле һәм иҗади үтсен, сезгә күтәренке кәеф алып килсен,- диде ул.
Әлеге җылы теләкләргә Татарстан халкы Ассамблеясы Советы рәисе урынбасары Константин Яковлев та кушылып, ярышта катнашучыларга уңышлар теләде.
Фестиваль чуашларның моңлы җырлары, гармун тезмәләре белән үрелеп барып, ярышны түгел, ә зур концертны хәтерләтте. Аны карарга лениногорскилылар гына түгел, күрше-тирә шәһәрләрдән дә килгәннәр иде. Халык гармунчылар өчен "җан атты", аларга кушылып җырлады, рәхәтләнеп күңел ачты.
Ләкин ярыш булгач, җиңүче дә җиңелүче дә булырга тиеш. Нихәтле оста уйнасалар да, бу юлы якташларыбыз, кызганыч ки, җиңү яулый алмады. III урынга - Алек Илюхин (Түбән Кама), II урынга - Алексей Иванов (Чирмешән), ә бәйгенең җиңүчесе исеменә Иван Павлов (Нурлат) лаек булды.
Җиңүчеләргә Диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: