Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Урлаган, аннан ташлап калдырган

Лениногорск шәһәр суды тарафыннан 29 яшьлек лениногорскилыга карата РФ Җинаять кодексы 166 маддәсенең, 1 нче кисәге буенча җинаять эше каралган. Ул трактор урлауда гаепләнә. Җинаятьче төнге сәгать 2.00дә Иске Куак авылындагы "Лениногорская"агрофирмасы" җәмгыяте машина-трактор паркыннан «МТ3» тракторы урлый. Әмма 300 - 400 метр юл үткәч, аны урман посадкасы янында ташлап...

Лениногорск шәһәр суды тарафыннан 29 яшьлек лениногорскилыга карата РФ Җинаять кодексы 166 маддәсенең, 1 нче кисәге буенча җинаять эше каралган. Ул трактор урлауда гаепләнә.


Җинаятьче төнге сәгать 2.00дә Иске Куак авылындагы "Лениногорская"агрофирмасы" җәмгыяте машина-трактор паркыннан «МТ3» тракторы урлый. Әмма 300 - 400 метр юл үткәч, аны урман посадкасы янында ташлап калдыра. Җинаятьче судта үз гаебен таный. Суд аны транспорт чарасын урлауда гаепле дип таба һәм 15 мең сум күләмендә штрафка тарта.
Аны төрмә көтә
Лениногорск шәһәр суды тарафыннан бер лениногорскилыга карата җинаять эше каралды. Ул РФ Җинаять кодексының 228.1 маддәсе 2 нче кисәге "б" пункты һәм 30 нчы маддәсе, 3 нче кисәге буенча законсыз рәвештә "гашиш" наркотигы алу һәм үз фатирында саклауда гаепләнә.
Гаепләнүче 1 мең 472 грамм наркотик матдәне наркотикларның законсыз әйләнеше бүлеге хезмәткәре белән элемтәдә торучы гражданинга 20 мең сумга сата. Әлеге процесс "Проверочная закупка" оператив-эзәрлекләү чарасы кысаларында тормышка ашырыла. Тоткарланучы үз гаебен таный.
Суд аны гаепле дип таба һәм гаебен танып, җинаятьне ачарга ярдәм итүен, яшь баласы булуын исәпкә алып, бер елга каты режимлы төзәтү колониясенә җибәрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: криминал

2
X