Заман сулышы

11 октябрь 2012 яңалыклары

  • 11 октябрь 2012 - 12:32
    Көчлеләр җиңде
    Яр Чаллыда грек-рим көрәше буенча үткән республика Беренчелегендә, 66 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында, лениногорскилы Максим Ефаров беренче урынга чыкты. Әлеге авырлыкта икенче призер исемен Ирек Садриев алды. 84 килограммга кадәрге категориядә Исмәгыйль Вәлиев икенче булды.
    0
    0
    0
  • 11 октябрь 2012 - 12:18
    Алтын белән кайттылар
    Лениногорскиның "Нефтяник" хоккей командасы (2002 - 2003 елгы яшүсмерләр) Нурлаттан җиңү белән кайтты. Турнир Нурлат шәһәрендә туып-үсеп, "Локомотив" хоккей командасында уйнаган һәм авиакатастрофада һәлак булган хоккейчы Марат Кәлимуллин истәлегенә багышланган иде. Анда Самара, Яр Чаллы, Нурлат һәм Лениногорскиның яшь хоккейчылары катнашты.
    369
    0
    0
  • 11 октябрь 2012 - 12:12
    Бәйрәм урманда үтте
    Кирлегәч мәктәбе, укучылары һәм укытучылары, традиция буенча, "Алтын көз" бәйрәмен урманда үткәргән. Һәр класс "Көз кызы"н әзерләгән. Иң матуры булып, V сыйныф укучысы Айгөл Мияссәрова танылган. Бәйрәм кызыклы спорт ярышлары, рәсем конкурсы белән үрелеп барган.
    423
    0
    0
  • 11 октябрь 2012 - 12:08
    “Син ялгыз түгел!”
    "Россия почта"сы "Син ялгыз түгел!" дигән социаль акция үткәрә. Ул Халыкара өлкәннәр көненә багышланып, ялгыз калган олы яшьтәге кешеләргә игътибар юнәлтү максатын күз алдында тота. Игелек эшлисегез килсә, түбәндәгечә эш итегез: хат язып яисә посылка әзерләп, шәһәр һәм район почта бүлекчәләренә килегез. Конвертта хат юлланган кешенең конкрет адресын күрсәтү кирәкми....
    623
    0
    0
  • 11 октябрь 2012 - 12:03
    Уңышка лаеклы өлеш кертүчеләр
    Районнан җиде кешедән торган делегация Казанда "Корстон" үзәгендә Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү промышленносте хезмәткәрләре көне уңаеннан уздырылган тантаналы бәйрәмдә катнаштылар. Алар арасында алдынгы авыл хезмәтчәннәре дә, хуҗалык җитәкчеләре дә бар иде. Быелгы ел авыл хуҗалыгы өчен үзенчәлекле булды. Шулай да район хезмәтчәннәре бар көчләрен куеп, 76,4 мең тонна ашлык җыеп...
    466
    0
    0
  • 11 октябрь 2012 - 11:58
    Тыныч яшисең килсә – бурычыңны түлә
    Коммуналь хезмәтләргә түләү кәгазе килү белән, озакка сузмый банкка яисә почтага йөгерәм. Аннары Аллага шөкер, котылдым, дип киләсе квартплата кәгазе килгәнче тынычлап яшим. Бөтен кеше дә минем кебек түгел икән шул. Киресенчә, түләмичә булган акчаларына рәхәтләнеп яшәүчеләр дә җитәрлек. Үткән атнада административ комиссиядә нәкъ менә шундый эшләр каралды. Ул шәһәр...
    388
    0
    0
  • 11 октябрь 2012 - 11:52
    Җиңүчеләрне Казанда көтәләр
    "Лениногорскгаз" идарәсендә үткән һөнәри осталык бәйгесендә дүрт дистәдән артык кеше катнашты. Ул дүрт номинация буенча үтте: машина йөртүчеләр, экскаватор машинистлары, кранчылар, инженер-техник хезмәткәрләр. Бәйгенең беренче өлешендә конкурсантлар 20 минутлык биремнәргә җавап бирергә тиеш булды. Алар юл йөрү кагыйдәләренә багышланган иде. Практик өлештә "УАЗ-3909" автомобилендә маневрлап йөри белүләрен күрсәттеләр. Нәтиҗәдә, Николай...
    407
    0
    0
  • 11 октябрь 2012 - 11:45
    Хәрбиләр династиясеннән
    Кечкенәдән үзен тәртип сагында торучы хезмәткәр буларак күзалдына китерә ул. Әтисенең погоннарын киеп, көзге алдында бөтерелгәне бер генә дә исеннән чыкмый аның. Мәктәптә укыганда җырчы булырга, соңрак тарих фәне белән кызыксына башлагач, тарихчы булырга хыялланган чаклары була. Әмма болар барысы да хыялда гына кала. Язмам герое Эльвира Третьяк бүгенге көндә...
    444
    0
    0
  • 11 октябрь 2012 - 11:38
    “Бигрәк рәхәт яшәдек , кызым...”
    Мин Керкәле авылының гап-гади бер хатыны. Әти-әнием, әбием, туганнарым турында язарга булдым. Гаиләбездә һәрвакыт сүзне олы кешедән башлыйлар иде. Кечкенә чагыбызда, котлау открыткалары яза идек һәм әниебез: "Барыбыз исеменнән дә языгыз , иң олыбыздан башлагыз, кечкенәләр белән бетерегез",- дия иде. Без открытка ахырына "Сезне тагы бер тапкыр котлап әби, әти,...
    516
    0
    0
  • 11 октябрь 2012 - 11:29
    Үрнәк ал син, кеше!
    Яңа уку елы башлануга бер ай гына үтсә дә, Керкәле мәктәбе укучылары укуда гына түгел, үзләренең игелекле гамәлләрен эштә дә күрсәтте. Әби-бабалары турында белгәннәрен барлап,аларның күркәм эшләрен дәвам итүчеләр булуын, язган иншаларында гына түгел,ә тормышта да раслап күрсәтәләр.Авыл баласы бит ул табигать кочагында яши. Үзе яшәгән җирнең тагын да ямьлерәк...
    491
    0
    0
  • 11 октябрь 2012 - 11:24
    Тау башына агач утырттык
    Галия апа Рәхимова безне, Керкәле мәктәбенең VII - VIII сыйныф укучыларын, тау башына агач утыртырга чакырды. Без рәхәтләнеп риза булдык. Әйтәләр бит, кеше үз гомерендә бер мәртәбә булса да агач утыртырга тиеш, дип. Минем әлегә хәтле бер тапкыр да агач утыртканым юк иде. Галия апа агач үсентеләре алып килде. Анда...
    390
    0
    0
  • 11 октябрь 2012 - 10:41
    Елмай!
    Казан урамы буйлап троллейбус бара. Шофер тукталышларны хәбәр итә: -Киләсе тукталыш - Гарифьянов урамы. Тукталышны үтәләр, чираттагысына җитәләр. Шофер: -Бу тукталыш Сыртланов урамы була. Алдагысы Касыймовлар урамы. Шунда троллейбус йөртүче янына бер түбәтәйле бабай килә дә: -Улым, минем фамилиям Хәбибуллин. Минем тукталыш кайчан булыр икән?
    1
    0
    0
Реклама