Заман сулышы

Елмай!

- Әнием, урамда кемдер ярдәм сорап кычкыра, чыгып керимме? - Өйдә генә утыр. Нәрсәләр булганын иртәгә газеттан укып белерсең... - Профессор, минем улымны скрипкада уйнарга өйрәтегез әле... - Аның ишетүе ничек соң? - Чакырганда килә инде... Бер укучы дәресен сөйләгәндә «менәтерәк» сүзен күп кабатлый икән. Укытучы аңа: - Нигә син...

- Әнием, урамда кемдер ярдәм сорап кычкыра, чыгып керимме?
- Өйдә генә утыр. Нәрсәләр булганын иртәгә газеттан укып белерсең...
- Профессор, минем улымны скрипкада уйнарга өйрәтегез әле...
- Аның ишетүе ничек соң?
- Чакырганда килә инде...
Бер укучы дәресен сөйләгәндә «менәтерәк» сүзен күп кабатлый икән. Укытучы аңа:
- Нигә син гел «менәтерәк» сүзен кыстырасың, - ди.
- Менәтерәк! Әйтеммени? - ди укучы.Ике кодагый туйда кара-каршы бииләр, ди.
Берсе такмаклап:
-Кинәндем дә куандым, тиле улыма кыз таптым, - дип әйтә, ди.
Икенчесе аңа җавап итеп:
-Бирдем исә котылдым, синекеннән биш битәр, тактым инде муеныңа, тарт гомерең буена,- дип такмаклый, ди.
Театр. Дама матроска әйтә:
- Гафу итегез, сез минем җилпәзәмә утырдыгыз.
- Мин? Сезнең җилпәзәгә утырдым? Әйтәм аны, астан җил өргән сыман тоелды.

Теги: Мђзђк
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: