Заман сулышы

22 ноябрь 2012 яңалыклары

  • 22 ноябрь 2012 - 11:40
    Бөркетләр үскән нигез
    Хәзер заманы шундый инде: өч газизе булса, ханымнарны күп балалы әниләр рәтенә кертәләр. Ә элек соң башкача булган бит: итәк тутырып, биш-җиде баланы аякка бастыручыларга сокланып карыйбыз. Шушы көннәрдә үземә дә шундый күп балалы, аннан да бигрәк, биш малай (!) үстереп, олы тормыш юлына чыгаручы әни белән очрашырга туры килде....
  • 22 ноябрь 2012 - 11:38
    Лениногорск мәктәпләре шахмат уйнады
    Шушы көннәрдә икенче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә шәһәр мәктәпләре арасында "Ак ладья" шахмат турниры үтте. Һәр команда 3 малай һәм бер кыздан торды. Беренче урынга - 6 нчы мәктәп, икенчегә - 5 нче, өченчегә - 2 нче мәктәп командалары чыкты. Җиңүчеләр грамота һәм призлар белән бүләкләнде.
  • 22 ноябрь 2012 - 11:35
    Лениногорскида балалар ешрак авырый
    Узган атнада шәһәр һәм районда кискен респиратор вирус инфекциясенең (ОРВИ) 241 очрагы теркәлгән, дип хәбәр итә «Роспотребнадзор» территориаль идарәсе белгечләре. Барлык авыручыларның 163ен 14 яшькә кадәрге балалар тәшкил итә. Әлегә күрсәткеч контроль дәрәҗәдән түбән булса да, белгечләр сезонга җитди рәвештә әзерләнергә - сарымсак һәм суган белән "коралланырга", бүлмәләрне җилләтергә һәм...
  • 22 ноябрь 2012 - 11:33
    Яхшы кәеф һәм сәламәтлек өчен
    Үткән атнада "Лениногорскнефть" идарәсе хезмәткәрләре «Нептун» ял базасының зур, якты һәм җылы спорт залына җыелды. Биредә волейбол буенча идарә беренчелеге ярышлары үтте. Уен әйләнмә система буенча барлыгы алты команда арасында барды. Хатын-кызлардан өч команда уйнады: идарә итү аппараты командасы, идарә цехларының җыелма командасы (аның составында - ЖКЦ белән ПРС) һәм...
  • 22 ноябрь 2012 - 11:30
    Яшьләр яңа максат билгели
    "Татнефть" җәмгыяте яшь белгечләре үзәк советының традицион «Рационализаторлык һәм уйлап табучылык» дип исемләнгән семинары быел "Лениногорскнефть" идарәсе базасында, Лениногорск нефть техникумында үтте. Аның биредә үткәрелүе очраклы түгел, чөнки «Лениногорскнефть» идарәсендәге яшь белгечләр составының беркадәр өлешен нәкъ менә шәһәребезнең әлеге уку йортын тәмамлаган яшьләр тәшкил итә бит. Мондый семинарлар аларга үзләренең...
  • 22 ноябрь 2012 - 11:28
    Иң хөрмәтле кеше кем?
    Әни дип эндәшмәгән кеше бар микән дөньяда? Һәркем бу сүзне әйтеп үсә, әйтеп яши. Ана кеше өчен баласының әни дип эндәшүеннән дә җылырак, татлырак, баллырак, йомшаграк сүз бар микән? Әлбәттә, юк! Бала бу сүзне нинди хисләр белән генә әйтсә дә, әни өчен алар барыбер бик якын. Ни аяныч, әниләренең мәхәббәтен...
  • 22 ноябрь 2012 - 11:19
    Әни барга дөнья күңелле
    Әни, инәй, әнкәй, әби, әбекәй! Ана дигән өч хәрефле сүзгә әйтерсең лә бар дөнья, галәм сыйган! Әни! Табасың, багасың, бу бала кемлеген онытмасын, туган телен, илен яратсын, иң мөһиме кешелекле кеше булып үссен дип тырышасың! Әни! Кышкы карлы бураннарда юлдагы, читкә киткән балаң, ул-кызың өшемәсен, адашмасын дип борчыласың, тышта коеп...
  • 22 ноябрь 2012 - 11:17
    Ташлама, әни, безне догаңнан
    Үзең әни булгач кына, аны тирәнтен аңлыйсың икән. Ни эшләсәң дә, аз булыр кебек тоела. Менә Әниләр көне уңаеннан, кадерле әнием Кәүсәр Гыйрфанова турында газетка мәкалә язарга булдым. Әнием Кәүсәр Мөэмин-Каратай авылының Хөсәен белән Миңнурый гаиләсендә 1928 елда төпчек бала булып дөньяга килә. Аңардан алда туган балалары Гамбәрия һәм Миңзифа,...
  • 22 ноябрь 2012 - 09:43
    Батыр милиционер истәлегенә...
    Лениногорск эчке эшләр бүлегедә участок уполномоченныйлары көне уңаеннан үткәрелгән бәйрәм чарасына Макаров пистолетыннан ату буенча ярыш та өстәлде. Ул хезмәтен үтәгәндә һәлак булган участок уполномоченные Александр Трункинның истәлегенә багышланган иде. 15 ветеран һәм 10 участковый төз атуда көч сынашты. Участковыйлар арасында беренче өчлектә - Инсаф Камалетдинов, Илнур Әхмәдуллин һәм Виталий...
Реклама