Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Яхшы кәеф һәм сәламәтлек өчен

Үткән атнада "Лениногорскнефть" идарәсе хезмәткәрләре «Нептун» ял базасының зур, якты һәм җылы спорт залына җыелды. Биредә волейбол буенча идарә беренчелеге ярышлары үтте. Уен әйләнмә система буенча барлыгы алты команда арасында барды. Хатын-кызлардан өч команда уйнады: идарә итү аппараты командасы, идарә цехларының җыелма командасы (аның составында - ЖКЦ белән ПРС) һәм...

Үткән атнада "Лениногорскнефть" идарәсе хезмәткәрләре «Нептун» ял базасының зур, якты һәм җылы спорт залына җыелды. Биредә волейбол буенча идарә беренчелеге ярышлары үтте.


Уен әйләнмә система буенча барлыгы алты команда арасында барды. Хатын-кызлардан өч команда уйнады: идарә итү аппараты командасы, идарә цехларының җыелма командасы (аның составында - ЖКЦ белән ПРС) һәм нефть табу цехларының җыелма командасы. Ир-атлар уены ЦДНГ-1 белән ЦДНГ-2 һәм ЦКПиПН-1командалары арасында узды.
Спортчылар, иң беренче эш итеп , тренировка максатында, ун минутлар чамасы үзара волейбол уйнап алды. Аннан соң судья уенчыларга команда биреп, һәрберсенә мәйданда үз урыннарын алырга кушты.
Һәм менә, ниһаять, кызлар арасында уен башланды. Ул бик киеренке барды һәм аны тамаша кылырга килгән барлык җанатарларның да игътибарын тулысынча үзенә җәлеп итте. Беренче уен хатын-кызларның җыелма командасына җиңү китерсә дә, икенче һәм өченче уен барысын да хәл итте. Идарә итү аппараты командасының иң көчлесе булуын күрсәтте. Шуңа карамастан, җиңгән команда да һәм җиңелгән команда да уен кырыннан көр күңел һәм шат елмаю белән таралышты.
Мавыктыргыч уенны дәвам итеп, мәйданга ирләр чыкты. Алар арасындагы уен шулай ук кискен барды. ЦДНГ-2 командасы барлык көчен куеп уйнаса да, җиңүгә алар, 25 очко җыеп, бары икенче уенда гына ирешә алды. Ә менә ЦДНГ-1 волейболчылары көчлерәк булып чыкты - беренче һәм өченче уенда көндәшләрен җиңеп, өстенлекне үз кулына алды.
Уенны башыннан азагына кадәр җанатарлар рәтендә идарә начальнигы Рафаил Нурмөхәммәтов, аның социаль мәсьәләләр һәм кадрлар буенча урынбасары Рәис Галиуллин һәм профком рәисе Миншакир Нуриев бар иде.
Ике сәгатьтән артык барган ярыш тәмамланганнан соң җиңүчеләр, ниһаять, бүләкләү өчен җыелды. Хатын-кызлар арасында беренче урынны - идарә итү аппараты, икенче урынны - ЖКЦ белән ПРС командалары, өченче урынны - нефть табу цехларының җыелма командасы яулады. Ир-атлар арасында беренчелеккә - ЦДНГ-1, икенче урынга - ЦКПиПН-1 һәм өченче урынга ЦДНГ-2 командалары чыкты. Рафаил Нурмөхәммәтов спортчы-нефтьчеләрне җиңүләре белән котлады һәм үзенең теләкләрен җиткерде:
- Волейбол массакүләм спорт төре генә түгел, аны төрле яшьтәге кешеләр ярата һәм ихтирам итә. Чөнки әлеге спорт төрен үстерү өчен янып-көеп йөри торган затлар сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга күп көч һәм энергияләрен сарыф итә. Безнең идарәдә дә спортка игътибар зур. Сезгә бу уен сәламәтлек өчен файдалы булса, безгә әлеге уен яхшы кәеф бирде. Алга таба да сезнең спорт белән дус булуыгызны телим. «Лениногорскнефть» идарәсе күләмендә генә түгел, «Татнефть» җәмгыяте күләмендә үткән төрле спорт чараларында катнашып, күп санлы җиңүләргә ирешегез, - диде ул. Җиңүчеләрнең кулларын кысып, командаларга грамота һәм Кубоклар тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Волейбол