Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ПРЕДПРИЯТИЕЛӘРДӘ

Яшьләр яңа максат билгели

"Татнефть" җәмгыяте яшь белгечләре үзәк советының традицион «Рационализаторлык һәм уйлап табучылык» дип исемләнгән семинары быел "Лениногорскнефть" идарәсе базасында, Лениногорск нефть техникумында үтте. Аның биредә үткәрелүе очраклы түгел, чөнки «Лениногорскнефть» идарәсендәге яшь белгечләр составының беркадәр өлешен нәкъ менә шәһәребезнең әлеге уку йортын тәмамлаган яшьләр тәшкил итә бит. Мондый семинарлар аларга үзләренең...

"Татнефть" җәмгыяте яшь белгечләре үзәк советының традицион «Рационализаторлык һәм уйлап табучылык» дип исемләнгән семинары быел "Лениногорскнефть" идарәсе базасында, Лениногорск нефть техникумында үтте.


Аның биредә үткәрелүе очраклы түгел, чөнки «Лениногорскнефть» идарәсендәге яшь белгечләр составының беркадәр өлешен нәкъ менә шәһәребезнең әлеге уку йортын тәмамлаган яшьләр тәшкил итә бит. Мондый семинарлар аларга үзләренең гомуми һәм һөнәри белемнәрен арттырырга, хезмәт баскычы буенча үсү мөмкинлеге бирә. Компания җитәкчелеге өчен дә бу уңай күренеш. Алар перспективалы яшьләргә таяна, аларга җитештерүнең һәм идарә итүнең төрле тармакларында җаваплы урыннарны ышанып тапшыра ала.
"Лениногорскнефть" идарәсе начальнигының беренче урынбасары - идарәнең баш инженеры Ринат Габдрахманов җитәкчелегендә узган әлеге семинарның жюри составында Компаниянең структур бүлекчәсе, бүлендек предприятиеләре, идарәче компания җитәкчеләре, вәкилләре бар иде.
- Семинарда катнашучылар һәм кунакларны Лениногорск җирендә күрүемә шатмын. Киләсе ел безнең өчен истәлекле ел - Татарстан нефтенең 70 еллыгы булачак. Ә 2015 елда "Лениногорскнефть" идарәсенең 70 еллыгын билгеләп узачакбыз. Мондый семинарларда мин дә теләп катнашам. Яшьләр өчен ул тәҗрибә уртаклашу, камилләшү, үсү һәм карьера баскычы буйлап күтәрелү мөмкинлеге бирә,- диде Ринат Габдрахманов.
«Татнефть» җәмгыяте яшь белгечләренең үзәк советы рәисе Юрий Баров яшьләрне сәламләп, семинарда катнашучыларга теләкләрен җиткерде:
- Семинар «Татнефть» җәмгыятендә эшләүче яшьләр арасында иң популяр һәм зур теләк белән катнаша торган чараларның берсе. Сезнең тарафтан яңа рационализаторлык тәкъдимнәре ишетү - безнең өчен зур куаныч. Аларны уйлап табу белән беррәттән, тормышка ашыру буенча күләмле һәм файдалы эшегезне дәвам итү мөһим, чөнки бу - заман таләбе, - диде ул.
Әлеге семинарда тәкъдим ителгән эшләрнең икътисади нәтиҗәлелеге авторлар таблицада ясап күрсәткән саннар буенча гына түгел, ә гамәлгә кертелгән эшләнмәләрдән бер ел эчендә алынган файда буенча бәяләнә һәм алар тормышка ашырылган.
Семинарда катнашу өчен барлыгы 51 заявка бирелгән булган, шуларның, нибары, 19ы гына сайлап алынган.
Үзәк эксперт комиссиясе быелгы бәйгене берничә төп критерий буенча бәяләде. Болар - чыгыш ясау, сорауларга җавап бирү, теманың актуальлеге, яңалык, докладчының аңа керткән өлеше, икътисади нәтиҗәлелек. Эксперт комиссиясе докладлардан соң чыгыш ясаучыларга төрле сораулар һәм киңәшләр бирде.
Эксперт комиссиясе нәтиҗәләр ясаган арада катнашучылар нефть техникумы буенча экскурсия ясады. Соңгы вакытта "Татнефть" җәмгыяте аның үсешенә зур күләмдә финанслар сарыф итә.
Нәтиҗәләр билгеле булгач, барысы да залга бүләкләү тантанасына җыелды.
«Татнефть» җәмгыятенең иң яхшы рационализаторлары һәм уйлап табучылары арасында «Лениногорскнефть» идарәсе яшь белгечләре Артур Садыйков (идарә итү аппараты) белән Айрат Кашапов та (ЦКПиПН-1) (фотода) бар иде. Аларга диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
"Лениногорскнефть"нең яшьләр лидеры Чыңгыз Мөхәммәдов семинарда катнашучыларга рәхмәтен җиткерде. Компания җитәкчелегенең җитди күзәтүен тоеп эшләү җаваплы да, дулкынландыргыч та булуы турында әйтте.
Яшьләр өчен узган «Рационализаторлык һәм уйлап табучылык» семинарның чираттагысы тәмамланды. Алда аларны яңа үрләр, яңа ачышлар көтә. Ә җитәкчеләр өчен иң әһәмиятлесе -аларның ташып торган энергияләре һәм актив тормыш позициясе. Сынатмаслар, дип ышанасы килә.
Семинарга йомгак ясап, кунаклар «Лениногорскнефть» идарәсенең кайбер производство объектлары буенча экскурсиягә юнәлде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: