Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Батыр милиционер истәлегенә...

Лениногорск эчке эшләр бүлегедә участок уполномоченныйлары көне уңаеннан үткәрелгән бәйрәм чарасына Макаров пистолетыннан ату буенча ярыш та өстәлде. Ул хезмәтен үтәгәндә һәлак булган участок уполномоченные Александр Трункинның истәлегенә багышланган иде. 15 ветеран һәм 10 участковый төз атуда көч сынашты. Участковыйлар арасында беренче өчлектә - Инсаф Камалетдинов, Илнур Әхмәдуллин һәм Виталий...

Лениногорск эчке эшләр бүлегедә участок уполномоченныйлары көне уңаеннан үткәрелгән бәйрәм чарасына Макаров пистолетыннан ату буенча ярыш та өстәлде. Ул хезмәтен үтәгәндә һәлак булган участок уполномоченные Александр Трункинның истәлегенә багышланган иде.


15 ветеран һәм 10 участковый төз атуда көч сынашты. Участковыйлар арасында беренче өчлектә - Инсаф Камалетдинов, Илнур Әхмәдуллин һәм Виталий Мостафин. Ветераннар - Фәрит Динмөхәммәтов, Наил Насретдинов, Илгизәр Шәйхетдинов призлы урыннарны бүлеште. Бүләкләү өлешендә 4 нче терәк пункты начальнигы, мәрхүмнең хатыны Галия Гыйзам кызы да катнашты.
Белешмә:
Александр Дмитриевич Трункин эчке эшләр бүлегендә участок уполномоченные булып 3 ел гына эшләп калырга өлгерә. Фаҗигале хәл 27 яшьлек ирнең гомерен өзә. "1995 елның 30 маенда төнге сәгать 1дә Александр фатирында телефон шалтырый. "Сельхозхимия" берләшмәсенең автотранспорт предприятиесе сакчысы территорияләренә өч билгесез зат керергә маташуын хәбәр итә. Вакытны уздырмас өчен ул тизрәк ярдәмгә ашыга. Җинаять урынына барып җиткәч, гомере турында уйламыйча, тегеләрне тоткарларга уйлый. Үзара сугыш башлана... хезмәттәшләре килеп җиткәндә, кан эчендә ята торган була. Җинаятьчеләр аңа күп тапкыр пычак белән кадаганнар. Батыр милиционерның йөрәге "ашыгыч ярдәм" машинасында тибүдән туктый".
Милиция лейтенанты Александр Трункин (үлгәннән соң) Батырлык ордены белән бүләкләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хђтер

2
X