Заман сулышы

31 гыйнвар 2013 яңалыклары

  • 31 гыйнвар 2013 - 10:02
    Кеше мәнфәгатен кайгырту – нефтьчеләргә хас сыйфат
    Шушы көннәрдә "Лениногорскнефть" идарәсе коллективының еллык йомгаклау конференциясе узды. Анда 2012 ел эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды, агымдагы елның төп бурычлары билгеләнде. Аның эшендә "Татнефть" җәмгыяте генераль директорының скважиналар ремонтлау, бораулау һәм катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыру буенча урынбасары Рифкать Рахманов, җәмгыятьнең профсоюз комитеты рәисе Гомәр Яруллин, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов һәм сервис...
    569
    0
    0
  • 31 гыйнвар 2013 - 09:57
    Мускулларың ныкмы?
    Якташыбыз Ленар Закирҗанов 1995-1996 елгы яшүсмерләр арасында Чирмешәндә үткәрелгән татар-башкорт көрәшеннән уңыш белән кайтты. Ярышта Әлмәт, Чистай, Яңа Чишмә, Нурлат, Самара, Чирмешән һәм Лениногорск шәһәреннән барлыгы 187 көрәшче катнашты. 3 нче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе шәкерте Ленар Закирҗанов 47 килограммга хәтле үлчәү авырлыгында III урынны алды.
    941
    0
    0
  • 31 гыйнвар 2013 - 09:53
    Лениногорск газчылары эшчәнлеге "бишкә" бәяләнде
    Узган ел Лениногорск газчылары тарафыннан 52 меңнән артык фатир һәм шәхси сектордагы йортларда газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтелгән. Бу саннар «Лениногорскгаз" идарәсендә узган йомгаклау киңәшмәсендә яңгырады. Анда идарә начальнигы Әнәс Вәлиев, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Друк һәм хезмәт коллективы катнашты. Төп доклад белән идарәнең баш инженеры...
    489
    0
    0
  • 31 гыйнвар 2013 - 09:51
    Лениногорскида авыл җыеннары дәвам итә
    Сугышлы белән Юлтимернең икесенә 426 хуҗалык бар, 895 кеше яши, дип белдерде җыенда авыл җирлеге башлыгы Фларида Янгирова. Аларның көнкүрешләре белән танышырга дип, район башлыгы Рәгать Хөсәенов килгән иде. Сугышлыларның киләчәге бик үк өметсез түгел әле: тугызъеллык мәктәптә укучылар саны да шактый, 71әү. Һәм, әйтергә кирәк, Сугышлы мәктәбе экология буенча...
    623
    0
    0
  • 31 гыйнвар 2013 - 09:46
    Зөлфия Рахманова: «Законнарны катгыйлату кирәк»
    Илдә һәр ике минут саен авариядә яшүсмер үлә. Ел саен ун миллионга якын бала, төрле җәрәхәтләр алып, инвалид кала. Балалар катнашындагы юл һәлакәтләрендә кем гаепле? Моны булдырмас өчен нинди чаралар күрергә кирәк? «ТР Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы программаларын финанслау дирекциясе» Лениногорск филиалы начальнигы Зөлфия Рахманова белән әңгәмәбез әнә шул хакта. -...
    620
    0
    0
  • 31 гыйнвар 2013 - 09:38
    Дуслык нинди була?
    Хәзерге компьютер, техника чоры балалары белән татар телендә аңлашу бик кыен. Шуңа карамастан, III сыйныф укучылары белән тырышып-тырмашып хикәяләр язабыз.Әле күптән түгел генә "Чын дуслык нинди була?" дигән темага әңгәмә үткәрдек. Укучылар бик тырышып әзерләнгән. Бер- икесен сезнең игътибарга тәкъдим итәбез. " Кыңгырау"сәхифәсендә бастырып чыгарырсыз дип өметләнәбез. Минем дустым Чын...
    1357
    0
    0
  • 31 гыйнвар 2013 - 09:33
    Ике яклы тәрбия
    Соңгы арада кыш үзенең кырыслыгын күрсәтә башлады. Салкыннар берничә көн 25, 30 градустан төшмәде. Бервакыт дәрестә утырганда балалар: "Апа, тәрәзәгә песнәк шакый", - ди. Мин биология укытучысы буларак, кошлар азык җитмәгәнлектән кешеләрдән ярдәм сорап килүләре, дип нәтиҗә ясадым. Укучылар белән киңәшләшкәч, "Яшь эколог" түгәрәгендә җимлекләр ясап, аларны мәктәп янындагы һәм...
    919
    0
    0
  • 31 гыйнвар 2013 - 09:28
    «Дин юлыннан чыкмый, татарлыгыбызны югалтмый яшәргә иде»
    Гыйнвар ахырында шәһәребезнең "Ихлас" мәчетендә, Татарстан мөселманнарының баш казые - Җәлил хәзрәт Фазлыев, намазга җыелган мөселманнар каршында җомга вәгазе укыды. Аны тыңларга кайбер авыллардан да, дингә битараф булмаган дин кардәшләребез килгән иде. Вәгазен, Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмнең хәдисеннән башлады: "Һәрберегез көтүче һәм һәрберегез үзенең көтүе өчен җаваплы". Бу хәдис бик тирән...
    961
    0
    0
Реклама